tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә Әбүзәр Миңнебаевның иҗат кичәсе үтте
Төмәндә Әбүзәр Миңнебаевның иҗат кичәсе үтте

Төмәндә Әбүзәр Миңнебаевның иҗат кичәсе үтте

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә 30 елга якын гомерен өлкәдә татар мәдәниятен үстерүгә багышлаган күпкырлы талант иясе Әбүзәр Хәйдәр улы Миңнебаевның иҗат кичәсе үтте. Юбилейлы туган көне уңаеннан оештырылган кичәгә аның иҗатташ дуслары, туганнары, гаиләсе килделәр.

Җылы атмосферада узган чарада алар хәтирәләрен яңарттылар, рәхмәт сүзләрен, бүләкләре белән бергә изге теләкләрен җиткерделәр. Чара Әбүзәр Хәйдәр улы җитәкләгән “Умай”, “Саз”, Әмәл” фольклор ансамбльләре, ялгыз җыр башкаручы Фәүдәт Гарипов, Зәйнулла Яруллин, Наилә Габдуллина, Ринат Баһаветдинов, Фатыйма Ибрагимова, Эльвира Кәримованың матур матур чыгышлары белән бизәлеп барды.

Әбүзәр Миңнебаев Татарстанның Саба районы, Олы-Кибәхуҗа авылында биш балалы гаиләдә иң зурлары булып дөньяга килә. Сеңлесе Алсуга 8 ай булганда әниләре үлеп китә. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлагач, үз авыл мәдәният йортына җитәкче булып, әнисе урынына эшләргә кайта. 59 яшендә генә әтиләре дә үлеп китә, туганнары өчен ул әти дә әни дә була.

Себер ягына ул 1989 елда килеп төшә. Аны заманында шаулап торган “Төмән нурлары” ансамбле җитәкчесе Фәрит Хәкимов янына эшкә ала. Шул көннән бирле Татарстан егете себер татарларының мәдәниятен үстерүгә бөтен көчен, белемен, осталыгын җигеп эшли. Шундый күркәм, матур хатирәләр калдырган кичә чәй табыны артында дәвам итте.

 

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*