tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә өлкә Сабан туе Түбән Тәүде авылы читендәге аланда узды
Төмәндә өлкә Сабан туе Түбән Тәүде авылы читендәге аланда узды

Төмәндә өлкә Сабан туе Түбән Тәүде авылы читендәге аланда узды

Өлкә Сабан туе 23нче июнь көнне Түбән Тәүде авылы читендәге аланда узды. Иртән кояш көлеп чыкса да, бәйрәм башланыр алдыннан тирә-юньне чылатып, яңгыр явып үтте. Июнь аеның тотрыксыз һава торышына халык инде өйрәнгән булса да, килүчеләр саны башка еллардагы кебек мактанырлык булмады. Сабантуй мәйданы бәйрәм программасында катнашучылар, аш-су әзерләүчеләр, уенчыклар, милли әйберләр сатучылар, түләүле уеннар оештыручылар белән тулыландырылган иде. Халык өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моор һәм хөрмәтле кунакларның килүләрен бик дулкынланып көтте.

Аларны милли киемдәге яшь егетләр һәм кызлар чәк-чәк белән каршыладылар. Өлкә Сабан туе белән котлап Александр Моор: “Безнең игенчеләребез бик уңганнар. Һава торышының “капризлары” аркасында килеп чыккан уңайсызлыкларга карамыйча, бераз соңгарак калып булса да, быел да регионның планлаштырылган һәр мәйданында ашлык чәчелде. Көзен бай уңыш урып алырбыз дип ышанам”, – диде һәм: “Күпмилләтле регионыбызда бердәмлек һәм дуслыкны булдыру бик мөһим эш. Сабантуй бәйрәмендә һәрвакыт теләктәшлек һәм сәнгать хөкем сөрә, аны һәркем ел саен көтеп ала”, – дип халыкны бәйрәм белән котлап, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшинга концертлар оештырганда кирәкле җиһаз – яктылык техникасы алырга сертификат бүләк итте. Тәбрикләү өлешендә Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, өлкә Думасы депутаты Юрий Конев, Түбән Тәүде район хакимияте башлыгы Валерий Борисов, Ришад Зиганшин, өлкә татар Конгрессы вәкиле Эльвира Арсланова чыгыш ясадылар. Аннары хөрмәтле кунаклар жюри әгъзалары белән милли йортлар буйлап киттеләр. Һәр муниципаль район үзенең милли йортын бик тырышып, үзенчәлекле итеп булдырган. Алар кунакларны җыр-биюләр, фольклор күренешләре белән каршыладылар, милли ризыклар белән сыйладылар. Төп сәхнәдән музыка, җыр тавышлары яңгырап торды, биредә һәр район үзенең иҗади сәләтен күрсәтте. Ә мәйданда балалар өчен аерым төрле бәйгеләр оештырылды. Кызганычка каршы, аларның да кайберләре түләүле булды. Ир-атлар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, аркан тарту кебек ярышларда күрсәтә алган булсалар, хатын-кызлар өчен уеннар каралмаган булып чыкты. Сабантуй кунакларын иң кызыксындырганы, һәрхәлдә дә, ат чабышы һәм көрәш.

Ат чабышында авыл һәм нәселле атлар арасында 1нче урынга “Добытчик” (Төмән районы, атта йөрүче Павел Батраков) һәм “Флейта”(Юрга районы, Саян Яшкин) чыктылар. Ул арада сәхнәдән хезмәт батырларын һәм бәйгеләрдә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатына Рәйсә Камалова (Исәт районы), Нурания Босова (Төмән районы), Эльвира Арсланова (Төмән шәһәре), Ильяс Бакиев (Ялутор районы), Нурания Юмачикова, Ринат Әхтәриев, Дәүләт Хәйретдинов, Светлана Серебрякова, Нурсәлия Насыйрова (Түбән Тәүде районы), ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Мактау кәгазенә Эльвира Голубева (Түбән Тәүде авылы), Зөһрә Әхрәева лаек булдылар. Форсаттан файдаланып, Ришад Зиганшин Александр Моорның бүләген Түбән Тәүде район хакимияте башлыгы Валерий Борисовка тапшырды. Аркан тартуда Тубыл районы җиңде, гер күтәрү буенча Сергей Борисов (Төмән районы), Олег Майер (Төмән районы), Ильяс Садыйков (Төмән районы), Алексей Ишимцев (Тубыл районы), Олег Мөхәммәтҗанов (Ялутор районы) беренчелекне яуладылар. Көрәш мәйданы вакыт-вакыт болыт чыгып, яңгыр коеп үтүенә карамастан, тамашачыларны үзенә җыйды. Көрәш буенча абсолют батыр исеменә һәм Сабантуй тәкәсенә ирләр арасында Турал Азимов (Төмән районы) белән яшүсмерләрдән Радмир Ярмәтов (Төмән районы, астагы рәсемдә) лаек булдылар. Төрле категорияләр буенча беренчелекне Аслан Абдуллаев, Рөстәм Хәлидуллин, Анатолий Казавчинский, Асланбек Исмаилов, Игорь Волобуев, Ерванд Егорян алдылар.

“Визитка” номинациясендә Ялутор районы, “Милли йорт” ярышындаЯлутор районы һәм Төмән районы җиңделәр. Барлык ярышлар буенча 1 урын – Тубыл районына бирелде. Өлкә Сабан туеның жюри рәисе Тимергали Мирасов өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә автономиясе, өлкә татар Конгрессы, Сабантуй кунакларын каршылап, бәйрәм итеп, күңел ачар өчен төрле уңайлыклар булдырган Түбән Тәүде район хакимиятенә, мәдәният, мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм дә хезмәткәрләренә олы рәхмәт белдерде һәм Сабантуй әләмен тантаналы рәвештә Тубыл районына тапшырды.

 

Рәүфә Кангазина 

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*