tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә татар хатын-кызлары җыелды
Төмәндә татар хатын-кызлары җыелды

Төмәндә татар хатын-кызлары җыелды

Төмән шәһәрендә өлкәнең “Ак калфак” берләшмәсе “Ныклы гаилә – дәүләтнең нигезе” дип аталган конференция уздырды. Татар мәдәният үзәгендә үткән бу мәртәбәле җыенда Төмән өлкәсендә теркәлеп эшли торган милли оешма җитәкчеләре, укытучылар, галимнәр, хакимият вәкилләре, дин әһелләре, сәнгать әһелләре катнашты.

15253431_1227393137347608_6640113005338555923_nСебердә яшәүче татар хатын-кызлары җыенында төп сүз милләт, гаилә, туган тел, иман һәм җәмгыятьтәге җитди проблемалар турында барды. Төмән мәчете имамы Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, өлкәнең татар конгрессы рәисе Ринат Насыйров, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты идарә әгъзасы, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, прокурор Зөләйха Әхтәриева, себертатар оешмасы рәисе Фәүзия Мәргәнова һәм башкалар милләтне саклап калуда хатын-кызның, ана кешенең, гаиләнең һәм милли мәктәпнең бик зур урын тотуын әйттеләр, асылыбызга кайтырга чакырдылар.

Җыенда шулай ук татар хатын-кызларын җәмгыятьтә булган борчулы хәлләрне хәл итүдә катнашырга, хәйриячелек эшләрендә активлык күрсәтергә, миһырбанлык үрнәге булырга да өндәделәр. Алдагы эш планнарына һәм җыен резолюциясенә исә урыннарда “Дәү әниләр һәм Дәү әтиләр” клублары оештыру, киләсе елда “Туган телем – изге тел” фестивале уздыру, мәчетләр каршында туган телне һәм ислам нигезләрен өйрәнү якшәмбе мәктәпләре ачу, 15337573_1227393917347530_8764493317414043616_nбалалар бакчаларында хәләл ризык ашауны кертү, “Хикмәт” газетасын яңадан милли һәм дини рухта чыгарту, Төмән телевидениесендә татар балалары өчен тапшырулар әзерләү, өлкә татар китап нәшриятын булдыру, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне милли татар әдәбияты белән тәэмин итү мәсьәләләре керде. Ялуторовск шәһәре мәчете каршында эшләп килгән “Әбием” клубының эшен уңай яктан күрсәттеләр, милли түбәтәйләр һәм калфаклар чигүче, оныкларына милли ризыклар әзерләү серләрен аңлатучы бу ак әбиләр бөтен милләткә үрнәк булырлык!

Шунысын да әйтергә кирәк, Төмән өлкәсендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы инде озак еллар эшли һәм аның җитәкчесе булып Бибинур Сабирова тора. Мөгаллимә Бибинур ханым өлкәдә татар хатын-кызларын берләштереп, милләт файдасына эшләтүдә күп көч куйган тынгысыз шәхес. Ул бигрәк тә милли мәгариф, милли матбугат өлкәсендә зур эшләр алып бара, күп еллар буе “Ак калфак” газетасы-журналы чыгарды, хәзер исә заман таләпләренә җавап бирерлек шул исемдәге интернет-журнал эшләп килә.

15355567_1227392900680965_5868047216410705632_nБибинур Сабирова тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнә. Моннан берничә ел элек ул Петр Ершовның “Сузге” поэмасын татар теленә тәрҗемә иткән иде, быел ул китап ике телдә тагы басылып чыкты. Төмәндә узган конференция кысаларында “Сүзге” китабын халыкка тәкъдим итү булды, “Саз” ансамле җитәкчесе Әбүзәр Миңнебаев бу шигъри юлларга бик үзенчәлекле көй дә язган, халык аны яратып кабул итте. Шунысы да куанычлы, “Ак калфак” оешмасының бу җыенында себертатар һәм казантатар хатын-кызлары янәшә басып, милләт өчен гаять әһәмиятле булган проблемаларны күтәрделәр, аларны хәл итү өчен алга таба бергәләп эшләргә килештеләр.

Фәүзия Бәйрәмова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*