tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә татар телен яхшы белүчеләр билгеләнде
Төмәндә татар телен яхшы белүчеләр билгеләнде

Төмәндә татар телен яхшы белүчеләр билгеләнде

Иң элек мәктәпләрдә, аннары районда үткән олимпиадаларда катнашкан балалар бу юлы инде өченче турга – өлкә күләмендәге ярышларга җыелдылар. Озак еллар татар теле һәм әдәбияты буенча бәйге өчен сораулар әзерләп, аның жюри җитәкчесе булып торган Сания Насыйбуллина лаеклы ялга киткәч, аның урынына филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина чакырылды. Хәнисә ханым тырыш оештыручы булуы белән аерылып тора.

Жюрида фән кандидатлары Клим Садыйков, Гүзәл Фәйзуллина, Лилия Фәизова кебек үзләрен таныткан белгечләр дә бар иде. Балалар бәйге сорауларына җавап эзләгән арада галимә аларның җитәкчеләре – Төмән, Вагай, Ялутор, Яркәү, Аромаш, Түбән Тәүде районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән сөйләшеп алды, аларның проблемалары, уңышлары турында сорашты. Районнар, мәктәпләрнең һәркайсында туган телне укытуга караш төрлечә. Бу җитәкчеләргә, ата-аналарга, укытучыларның активлыгына да бәйле. Кайберсендә район күләмендә җиңү яулаган өчен аерым акчалата бүләк бирелсә, башкасында бу тырышлык нәтиҗәсе мактау кәгазе белән генә билгеләнеп үтелгән.

– Бездә нәтиҗәле эшләр балл белән исәпләнә, алар аннары акчага күчереп премия итеп бирелә. Бер райондагы этномәдәни мәктәпләр булсак та, Яңа Атъялда беренче урын яулаган укучыны әзерләгән укытучылар бишәр мең алганнар. Ә аеруча тырыш балалар өчен район мәгариф бүлеге ел ахырында матур бәйрәм үткәрә, анда алар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәләр. Олимпиадаларда җиңүчеләрнең югары уку йортларына кергәндә түләүсез урыннар белән тәэмин ителүе дә – күп тырышлык таләп иткән әзерлеккә лаеклы бәя.

Былтыр бәйгегә кечкенә автобус белән килгән булсак, быел бик иртә торып, Төмәнгә электричка белән юл тоттык, балалар чәй дә эчәргә өлгермичә сынауларга кереп киттеләр, шунысы кыенрак булды, – дип сөйләде Ялутор районы, Аслана урта мәктәбе укытучысы Алсу Исмәгыйлова.

Ә менә Вагай районының Карагай авылыннан килүчеләргә ярдәм итүче милләт җанлы эшмәкәрләр табылган – “Транссервисмолоко” оешмасы җитәкчеләре Илдус һәм Нургали Абдуллиннар матди булышлык күрсәткәннәр. Бу районда хакимият җитәкчеләренең туган телгә игътибары начар икәнлеген еш ишетергә туры килгәне бар. Башка мәктәп укучылары шәһәрара автобуска утырганнар.

“Бәйгедә 38 укучы сыналды, Тубыл районыннан бөтенләй дә килүчеләр булмады. Аеруча Төмән, Вагай районнары этномәдәни мәктәпләре активлык күрсәттеләр, Аромаш районындагы этномәдәни Көсәйкүл мәктәбеннән ел саен катнашалар. Олимпиаданың беренче көнендә радиоспорт буенча дөнья чемпионы тынгысыз Зыятдин Низамов аеруча лаекларга дипломнар тапшырды, җирле шагыйрь Заһит Акбүләков татар һәм урыс телләрендә язылган шигырьләрен укып китте. Тагын да “Яңа сулыш” һәм “Себер йолдызлары”, “Дусларга сукмак” теле һәм радио тапшырулары алып баручылары белән таныштылар катнашучылар, – дип таныштырды Хәнисә Алишина. – Ә икенче көнне “Яңарыш” журналисты үзенең сорауларын бирде, газета белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләүчеләргә рәхмәтен белдерде, өлкә татар Конгрессы бүләк итеп яздырган “Яңарыш”ның килүе белән кызыксынды. Укытучылар да бүләк өчен Конгресс җитәкчеләренә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Мөгаллимнәр җиткергән һәр фикерне язып алдым, җитешсезлекләрне хәл итәргә тырышырбыз”.

Гомумән, олимпиада күтәренке рухта үтте. Ялутор районының Аслана урта мәктәбеннән Данир Йортлыбаев, Төмән районының Шыкча урта мәктәбеннән Альбина Нәҗметдинова, Җәмилә Юнысова җиңүчеләр булып кайтып киттеләр. Аларның җитәкчеләре Алсу Исмәгыйловага, Гүзәлия Муллачановага һәм Асия Зимагуловага (Вагай, Казанлы үзләре генә дүрт укучыны әзерләгәннәр), тагын да Венера Ибуковага (Вагай районының Тугыз мәктәбе), Гүзәл Гайсинага (Юрмы), өметле яшь укытучылар Азалия Габдрәхимовага, Клара Сәйфуллинага рәхмәттән башка ни әйтәсең.

Олимпиаданың өлкә турында быел 900 укучы катнашырга тиеш. Әле башка фәннәр буенча бәйгеләр дәвам итә, ябылу тантанасы 17 февральдә булачак.

Гөлнур Вәлиева, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*