tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндәге мәдрәсә-мәктәпкә 100 ел тулган
Төмәндәге мәдрәсә-мәктәпкә 100 ел тулган

Төмәндәге мәдрәсә-мәктәпкә 100 ел тулган

Төмән районы Ямбай авылындагы мәдрәсә-мәктәпнең эшли башлавына 100 ел һәм яңа мәктәп бинасына 50 ел тулу уңаеннан, 3 мартта Ямбай авылы мәдәният йортында очрашу кичәсе узды, дип хәбәр итә Төмән татарларының «Яңарыш» сайты.

Кичә башланганчы кунаклар сыйныфташлары белән күреште, фойеда укучыларның кул эшләре, рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә белән танышты.

Чарага бу мәктәптә белем-тәрбия алган укучылар, ветеран укытучылар Россиянең төрле почмагыннан җыелышты. Алар башта мәктәптә булды, кабинетлар буйлап йөрде, музейны карады, аннары мәдәният йортында узган тантаналы чарада катнашты.

Тантанада район, авыл хакимияте вәкилләре һәркемне шатлыклы көн белән котлап, укытучылар коллективына Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук кунакларга вафат булган укытучылар, укучыларны барлаган видеофильм тәкъдим ителде. Аны үзенең чиксез хөрмәтен белдереп һәркем аягүрә басып карады. Чыгышлар мәктәп укучыларының җыр-биюләр белән бизәлеп барды, диелә хәбәрдә.

yanarish72

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*