tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәнәк авылында – татарча ералаш!
Төмәнәк авылында – татарча ералаш!

Төмәнәк авылында – татарча ералаш!

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов татарча ералаш төшергәннәр. Аны “Икешәрләп ташы!” дип атаганнар. Видео Туймазы районының Төмәнәк авылы янында урнашкан “Бабай утары” этнографик комплексында төшерелгән.

“Бик матур. Күңелгә җылы бирәсез. Әбием өе кебек булып китте. Ул да мичтә коймак, кабартма, бәлеш пешерә иде”, “Матур картлар. Тулы фильм көтәбез”, – дип язган әлеге видеоны караучылар.

Шул ук вакытта әби ролендә уйнаучы Гүзәл Уразованың буялган тырнакларына да бәйләнергә өлгергәннәр.

“Тырнагына да бәйләнмәгез инде. 21нче гасыр әбиләре турында бит бу клип, узганныкы түгел. Шәп!” – дип җырчыны яклап язган икенчеләре.

http://kiziltan.ru/ материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*