tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәнәктә Сабантуе узачак
Төмәнәктә Сабантуе узачак

Төмәнәктә Сабантуе узачак

“Бөтенроссия татар авыллары”   оешмасы рәисе Фәнир Галимов тәкъдиме белән, 22 июль көнне Туймазы районы Төмәнәк авылында,   Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык буе авыллары Сабан туе узачак. Милли бәйрәмебезгә 14 район, шул исәптән  Татарстанның – Азнакай, Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы, Башкортстанның Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Оренбург өлкәсенең Абдуллино, Октябрьский районнарыннан  кунаклар килер дип көтелә. Бәйрәмдә  чит илдән дә килгән милләттәшләребез дә катнашачак. Сабантуе батырына  Татарстан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән  “Лада Гранта” машинасы бүләк ителәчәк.

Милли бәйрәм 21 июль кичендә Туймазы шәһәре үзәк мәдәният һәм ял паркында татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары концерты белән башланачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*