enrutat
Баш бит / Төмәнлеләр өчен кызыклы һәм кайгылы вакыйгалар үрелеп барды
Төмәнлеләр өчен кызыклы һәм кайгылы вакыйгалар үрелеп барды

Төмәнлеләр өчен кызыклы һәм кайгылы вакыйгалар үрелеп барды

Татарстан Республикасы мөселманнары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төмән өлкәсендә булып, андагы мөселман җәмәгатьчелеге белән очрашты.

K2kL5A7N-g4Очрашу вакытында ике мөфтият арасындагы хезмәттәшлек хакында сүз барды.  Икенче көнне Манҗыл авылындагы Нигъматулла хаҗи Кормышаков исемен йөрткән тарихи мәчеттә ике мөфтият арасында, Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте һәм Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте, килешү төзелде.

“Без, мөселманнар, һәм безнең бүлешер әйберебез юк. Бездә бер Аллаһы Тәгалә, бер кыйбла, бер китап, бер милләт һәм бер тел. Без бертигез, һәм кемнеңдер эшләре яхшы барса, без моның белән уртаклашырга һәм бер–беребезгә булышырга тиеш”, – дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

 

14 ноябрьдә Тубыл шәһәрендә  яңа мәчет ачу тантанасы булып үтте. Шәһәрнең уникенче микрорайонында урнашкан, кызыл кирпечтән салынган яңа мәчет манарасы  нур чәчеп, ямь биреп күптән балкып торса да, ишекләрен җомга көненә туры китереп ачтылар. Гыйбадәт  йортының ачылуында  шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Мазур, шәһәр дума рәисе Николай Зольников, Төмән өлкә милләтләр комитеты рәисе Евгений мечеть новВоробьев, Россииянең Азия өлеше мөселманнары Диния идарәсенең  баш мөфтие  Нәфигулла Аширов, Татарстан мөфтие  Камил Сәмигуллин, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния идарәсенең Төмәндәге казыяте җитәкчесе Фатыйх Гарифуллин, Стамбулдан килгән мөфтий Җәмәлетдин, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән  дин әһелләре, хакимият вәкилләре, кунаклар  катнаштылар.  Шәһәр дини оешмасының имам –хатибы  Ибраһим Сухов яңа мәчетне төзүдә  матди ярдәм күрсәткән губернатор Владимир Якушевка, шәһәр башлыгы Владимир Мазурга, иганәчеләргә рәхмәтләр юллап,  садака бирүче тубыллыларны җылы сүзләр белән искә алды. Евгений Воробьев игелекле традицияләрне саклап, бердәмлек, иминлек теләде.Ул мәчетне салуда бөтен көчен куйган Ибраһим хәзрәткә губернатор Владимир Якушевның котлауларын һәм Төмән өлкә символын тапшырды. Нәфигулла Аширов әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлап, чыгышында мәчет һәрвакыт мөселманнар белән тулып торуын, тубыллыларга рухи дөньяларын баетуларын теләде. Аның күңелләргә үтеп керерлек, татар телендә  сөйләгән вәгазе беркемне битараф калдырмады.  Шәһәр халкының шатлыгын уртаклашырга килгән әби-бабайларның теләкләре уртак булды: ”Аллаһы йорты кешеләргә бәрәкәт, иман байлыгы алып килсен. Мәчет тубыллыларны изге эшләргә һәм гамәлләргә дәшеп торсын”, -дип дога кылдылар алар. Олысы –кечесе  мәчеткә  изге ниятләр, теләкләр белән килгән иде.

 

15 ноябрьдә Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге һәм Төмән өлкәсе Татар яшьләре берлеге “Яшь татар гаиләсе–2014” шәһәр бәйгесен үткәрделәр. Ел саен уздырыла торган әлеге бәйгенең максаты – татар милләтенең гаилә традицияләрен саклап калу һәм үстерү, иң яхшы татар гаиләләрен барлап аларга ярдәм күрсәтү, милли гореф–гадәтләрне пропагандалау һ.б. Башка еллардан аермалы буларак быелгы бәйгедә элеккеге елларда җиңеп чыккан гаиләләр ярышты.

 

ГП220 ноябрьдә Төмән шәһәре Татар мәдәният үзәгендә “Каз өмәсе” бәйрәме булып узды. Милли бәйрәмгә әверелгән “Каз өмәсе” тарихы белән танышу Түбән Тавда районының “Киндерле кичләре” фольклор ансамбле сәхнәләштерелгән каз йолку күренеше белән башланып китте. “Каз йолкучыларның” башкаруында татар халкы җырлары, такмаклары һәм биюләре тамашачыларны таң калдырды.

Ә Түбән Тавда районының “Саз” этнографик ансамбле тамашачылар игътибарына себертатар халык җырларын тәкъдим итте. Кичәдә шулай ук Төмән шәһәре Татар мәдәният үзәге коллективлары да чыгыш ясады.

 

футбол (8) ТюменьТөмән өлкәсе татарлары конгресының “Чимги–Тура” футбол командасы бу сезонның беренче җиңелү тәмен татыды. Очрашу вакытында инде берничә ел суперлигада уйнаучы “Строитель” командасы өстенрәк булып чыкты. Моңа да карамастан, “Чимги–Тура” уенчылары җиңелүгә бик тыныч карыйлар, чөнки бу лигада алар беренче ел гына һәм җиңүләрнең алда икәнлегенә шикләнмиләр. Чираттагы “АДС” командасы белән очрашу 24 ноябрьдә булачак.

 

Тюмень хирургТөмәнлеләр өчен бу узган атна аеруча авыр булды. Халкыбызның күренекле җәмәмгать эшлеклесе, Молекуляр–генетик диагностика үзәге баш табибы, медицина фәннәре докторы Әхәт Хәлим улы Сабиров бакый дөньяга күчте.

1999 елда ул яман шеш авырулары белән интегүчеләр өчен реабилитацион поликлиника ача, ә 2003 елны Молекуляр–генетик диагностика үзәге оештыра. Әхәт Хәлим улы тырышлыгы белән Төмән медицина академиясендә яман шеш авырулары кафедрасы булдырыла.

Төмән районының Шыкча авылында туып үскән галим һәм табиб фәнне дә, милләтен дә бертигез ярата. Ул үзенең татар булуы белән чиксез горурлана. 90нчы елларда Әхәт Хәлим улы Төмән өлкәсендә яшәүче һәм себер татарлары милли мәдәни мохтариятенең башкарма директоры булып тора.

 

Ял көннәрендә Тубыл шәһәренең В.Г.Перов исемендәге Балалар сәнгать мөктәбендә  себер ататрлары мәдәниятына багышланган “Себер күге астында” исемле I төбәкара балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды.

ТИКүргәзмәдә Төмән, Новосибирск, Свердловск, Омск өлкәләреннән, Мәскәү шәһәреннән 14 балалар сәнгать мәктәпләреннән 250 эш урнаштырылган. Күргәзмәдә шулай ук Тубылның этномәдәни компонентлы 15 номерлы гомуми белем бирүче мәктәбе һәм Себертатар мәдәният үзәге каршындагы сәнгать студиясе балалары эшләре дә катнашты.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*