tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәннең мөселман яшьләрен нинди сораулар борчый?
Төмәннең мөселман яшьләрен нинди сораулар борчый?

Төмәннең мөселман яшьләрен нинди сораулар борчый?

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Төмән өлкәсе мультимәдәни киңлекләрдә мөселман яшьләрен борчыган актуаль сораулар һәм яшьләр арасында экстремизм идеяләрен профилактикалау” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Өлкәнең төрле почмагыннан җыелып килгән мөселман яшьләрен өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Александр Шевелев, РФнең атказанган юристы, Төмән дәүләт университеты ректоры киңәшчесе Ольга Загвязинская сәламләп, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Аннары доклад белән Ольга Загвязинская, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар Нәфыйков, өлкә “Ислам мәгърифәт үзәге” директоры Искәндәр Юсупов, Төмән шәһәренең Кырынкүл мәчете имам-хатибы Руслан Абдулов белән имам Әнвәр Мойса, Боровое поселогы мәчете имамы Рөстәм Камалиев, Яркәү районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт Мәчитов чыгыш ясадылар.

Доклад сөйләүчеләр мөселман динен тотучы яшьләр белән җәмгыятьнең дөньяви өлеше арасында килеп чыккан аңлашылмаулыкларның сәбәпләренә үзләренең карашларын белдерделәр. Шулай ук милләтара никахлар һәм мөселманнарның башка диндәге халыклар белән үзара хезмәттәшлек итү турындагы сораулар каралды. Сөйләшү, фикер алышуларны йомгаклап, булган проблемаларны һәрвакыт уртага салып чишәргә, үзара дустанә, хөрмәтләшеп яшәргә кирәк дигән нәтиҗә ясалды. Резолюция кабул ителде.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*