tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәннең сәүдә үзәгендә чәк-чәк бәйрәме үтте
Төмәннең сәүдә үзәгендә чәк-чәк бәйрәме үтте

Төмәннең сәүдә үзәгендә чәк-чәк бәйрәме үтте

2008 елның 26-31 август көннәрендә Казан шәһәрендә узган 3нче бөтендөнья татар яшьләре форумында “Чәк-чәк пати” халыкара акциясе уздыру турында карар кабул ителгәннән бирле, җир шарының төрле шәһәрләрендә әлеге чара ел саен үткәрелеп тора. Акциягә Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге дә кушылып, быел 8 мәртәбә уздырды. Әмма быелгы чәк-чәк бәйрәме, элеккеләрдән аермалы буларак, мәдәният үзәгендә түгел, ә “Па-На-Ма” сәүдә-күңел ачу үзәгендә бәйге-күргәзмә формасында гөрләде. Чынлап та, күпләр өчен сәүдә үзәгендә татар моңы яңгырап, микрофоннан татар телендә сөйләү, милли киемдәге биюче балаларны күрү һәрхәлдә дә гадәти күренеш түгел иде.

Ярышучылар үзләренең пешереп алып килгән ризыкларын матурлап, бизәп өстәлләргә куйганнар. Җыелган халык аларның төрле зурлыкта, формада булуларына сокланып, нинди ингредиентлар кушылганын карап-тикшереп, үзләштерделәр. Чынлап та катнашучылар үзләренең чәк-чәкләрен төрлечә бизәгәннәр. Тамашачылар хәтта Ямбай архитектура ансамбле һәм Нигъмәтулла хаҗи Сейдуков исемендәге мәчетне дә танып алдылар. Кулинар осталары ярышы татар мәдәният үзәгенең “Бәйрәм” җыр, “”Әпипә” уен кораллары, “Аккош” бию ансамбле, “Fresh” эстрада вокал студиясе чыгышлары белән тулыландырылды.

Чараны татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Минибаева бик оста һәм кызыклы итеп алып барды. Ул бәйгедә катнашучылар белән таныштырып, һәркем турында тулы мәгълүмат биреп торды.

Зөһрә Әхмәтова татар халкының милли ашы булган чәк-чәкне 5 сыйныфта укыганда туганы үтенече буенча пешереп карый, шул көннән бирле гаиләдә узган мәҗлесләр ул әзерләгән тәмле һәм яраткан ашамлыксыз узмый.

Гүзәл Мурзина чәк-чәкне татар ашларының иң үзенчәлекле ризыгы дип атый. Ул аны 2010 елдан пешерә. Рецептын 3 ел буена эшкәртә. Шул вакыт эчендә күпме азык-төлек әрәм ителә, әмма нәтиҗәдә: кем тырыша – ул булдыра инде. Өлгер хуҗабикәнең әйтүенчә, әзерләгән чәк-чәгенең төп сере – бары тик табигый продуктлар гына куллану һәм, әлбәттә, күтәренке кәеф.

Кәсирә Юмашева менә дигән гаилә пешекчесе. Аның кулинария шедеврларын бала-оныклары гына түгел, күрше-дуслары да бик яраталар. Әлеге ашамлыкны әзерләргә ул Ташкент шәһәрендә яшәгәндә өйрәнә. Биредә аны чәк-чәккә төрле ингредиентлар кушылуы гаҗәпләндерә. Шуннан бирле ул да чәк-чәккә әстерхан чикләвеге, йөзем, хәлвә кушып пешерә башлый. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Кәсирә Юмашева “Чәк-чәк-2013” шәһәр бәйгесе җиңүчесе дә әле.

Быел чәк-чәк пешерүче осталар белән беррәттән Айзатуллова шәхси оешмасының “Дуслык” гаилә кулинариясе һәм Төмән районы, Ямбай авылында уңышлы эшләп торучы “Колос” оешмасы да катнаштылар. “Дуслык” гаилә кулинариясе кыска вакыт эчендә тәмле камыр азыкларын яратучыларның чын дустына әйләнеп өлгерде. Бу дуслыкның үзенчәлеге – онлайн режимда теләсә нинди заказ кабул итеп, теләсә нинди мәҗлесне дә бизәргә әзер булу. “Колос” оешмасы 1997 елдан бирле Төмән, Ялутор, Түбән Тәүде, Яркәү районнары, хәтта Свердловск өлкәсен үзенең 150 төр продукциясе белән сөендерә.

Җиңүчеләрне тамашачылар билгеләделәр. Алар һәр катнашучының чәк-чәгеннән авыз итеп, чагыштырып караганнан соң, иң тәмлесе дип санаганы өчен тавыш бирделәр. Шулай итеп 1 урынны “Дуслык” гаилә кулинариясе яулады. Зөһрә Әхмәтова – “Чәк-чәк – иң яхшы традицияләрдә”, Гүзәл Мурзина – “Матур чәк-чәк”, Кәсирә Юмашева – “Иң зур чәк-чәк”, “Колос” оешмасы – “Эксклюзив чәк-чәк” исемнәренә лаек булдылар. Аларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*