tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск өлкәсендә “Татар кызы 2018″бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Томск өлкәсендә “Татар кызы 2018″бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Томск өлкәсендә “Татар кызы 2018″бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Кичә Томск шәһәрендә “Татар кызы-2018” конкурсының төбәк этабы узды. Быел ул Томск шәһәренең индустриаль көллиятендә тамашачылар белән тулы залда үтте. Конкурста 12 кыз катнашты, сайлап алу турларын узгач 4 чибәр кыз финалга чыкты.

Кызлар бер айдан артык бәйгедә үз сәләтләрен үстерү максатыннан вокал, бию, тел дәресләрен алды. Финалисткалар дүрт номинациядә үзләренең сәләтен, тырышлыгын, уңганлыгын расларга тиеш иде. Алар сәхнә йөрешендә, татар кызының нинди сыйфатларга ия булуы хакында язмада, үзләре әзерләп килгән милли ашамлыклары аша, татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләп үз сәләтләрен күрсәттеләр.

Шулай ук иҗади конкурста – җыр яисә бию башкарып, сәнгать өлкәсендә осталыкларын күрсәттеләр.  Җиңүче кыз итеп – Мавлюкеева Эльвира Артаковна табылды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

  • “Иң гүзәл кыз” – Зарина Абышова
  • “Тырыш кыз” – Зимфира Аплина
  • “Нәфис кыз” – Эльмира Галеева
  • “Татар телен иң яхшы белгән кыз” – Мавлюкеева Эльвира

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*