tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск шәһәрендә татар теле онлайн курслары ачылды
Томск шәһәрендә татар теле онлайн курслары ачылды

Томск шәһәрендә татар теле онлайн курслары ачылды

Томск дәүләт университеты филологлары яшьләр өчен татар теле нигезләре курсы оештырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Томск дәүләт университетының читтән торып уку институты директоры урынбасары Виктория Дубровская әйтте.

Курс “Телләр һәм мәдәниятләр хезмәттәшлеге: миллилегебезне саклыйбыз һәм үстерәбез (татар телен туган тел һәм чит тел буларак өйрәнү мисалында)” дип исемләнгән. Курсны үтүчеләр грамматика башлангычы, лексика белән танышалар. Белемнәрен төрле очракларда кулланып карый алалар.

Онлайн курста Томск дәүләт университеты укытучылары укыта. Алар барысы да 2018 елның EdCrunch Award халыкара конкурсы дипломына лаек булган укытучылар.

Курсның материалларын бушлай Coursera халыкара платформасында үтәргә була. Моның өчен сайтта теркәлергә кирәк.

“Былтыр безнең университет бүлекләренең берсе “Татар телен бергә өйрәнәбез” курслары оештырырга тәкъдим итте. Бу тема безгә кызыклы күренде, чөнки Томск күп милләтле шәһәр, татар диаспорасы байтак зур. Курсны эшләүче экспертлар арасында татар мәдәнияте үзәге вәкилләре дә бар”, – диде Виктория Дубровская.

Хәзерге вакытта татар теле онлайн курсларын 2000ләп кеше караган, 400гә якын укучы үтә башлаган. Виктория Дубровская әйтүенчә, курсны Россия һәм Европадан 25-34 яшьлек катнашучылар үтә.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*