tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск татарлары: Президент чакырды, без килдек
Томск татарлары: Президент чакырды, без килдек

Томск татарлары: Президент чакырды, без килдек

Томск өлкәсеннән Казанга кунакка 70 кә якын кеше килде. Татарстаннан ерак яшәсәләр дә, алар туган телебезне, милли биюләребезне, җырларыбызны сакларга тырыша. Төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйлар.

Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге каршында бүгенге көндә «Айнур» хореографик ансамбле, «Ялкын» вокаль ансамбле, «Нур» ветераннар үзешчән хоры, «Чулпан» вокаль-хореографик хоры эшли.

Бүген Казанга килгән коллективларны Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте. “Томск өлкәсе татарлар тирән эз калдырган урын. Тарихта гына түгел, милләтебез сезнең йөз чалымнарында да бик яхшы сакланган,”- диде ул, кунакларны сәламләп.

Томск өлкәсендәге иҗат коллективларын эшлекле визит белән баргач, Татарстан Президенты чакырып кайткан иде. ” Сез чакыруны кабул итеп килгәнсез икән, димәк безгә тартыласыз, бу – бердәмлек,”- дип белдерде Башкарма комитет җитәкчесе.

Очрашуда милләттәшләребез үз теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде. Балалар иҗат коллективлары өлкәдә зур популярлвык казанган. Хәзер анда килүчеләр, иҗатка тартылучылар арткан. Балалар белән шөгыльләнүчеләр үзләрендә укытучылар җитмәвен белдерде. Монда сүз хореографлар, вокал укытучылары, шулай ук татар теле мөгаллимнәре хакында бара.

“Безгә заявка бирегез, хәл итәрбез, булышырбыз,”-диде Ринат Закиров. Томск өлкәсендә хәзерге вакытта эшләүче укытучыларга да, Казанга килеп белемен күтәрү мөмкин булачак. Саубуллашу алдыннан, Ринат Закиров балаларга теләкләрен җиткерде. ” Кем баласы, кайсы милләттән икәнлегегезне онытмагыз,”-диде ул.

Иҗат коллективлары бүген 18.30 сәгатьтә Казанның  Г.Тукай исемендәге филармониясендә, иртәгә, 28 нчы мартта, Арчада концерт куячак. Башкалада алар өчен экскурсияләр дә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*