tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томскидагы татар бию ансамбле Бөтенроссия конкурсында беренче урын алган
Томскидагы татар бию ансамбле Бөтенроссия конкурсында беренче урын алган

Томскидагы татар бию ансамбле Бөтенроссия конкурсында беренче урын алган

Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәрендә узган “Семь нот. Зима” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының сайлап алу этабында Томскиның “Айнур” татар бию ансамбле беренче дәрәҗә лауреат исемен алган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ансамбльнең хореографы Татьяна Семенова хәбәр итте.

Сайлап алу этабы 2017 елның 25 декабреннән алып 2018 елның 25 февраленә кадәр видеоматериаллар кабул итү юлы белән үткәрелгән. Финалга узу ансамбльгә “Семь нот” халыкара X юбилей конкурсының төп этабында бушлай катнашу хокукы бирә. Ул 2018 елның апрелендә Домодедово шәһәрендә узачак.

“Казах биюе танытты”

Ансамбль 2017 елда Казахстанда узган “The spirit of Desht-I-Kipchak” фестивалендә казах биюен башкару да шарт булган. Шушы чыгышны алар Бөтенроссия конкурсының сайлап алу турына юллаган. “Без, сыйфаты яхшы дип, казах биюен җибәрдек. Шуның белән I дәрәҗәгә ирештек”, – дип хәбәр итте Татьяна.

Ансамбль 2015 елда Томск шәһәрендә, өлкәнең татар мәдәнияте үзәгендә оешкан, шушы үзәктә финанслана. Беренче җитәкчесе – Камкичева София. 2016 елдан ансамбльне Татьяна Семёнова җитәкли.

Татьяна үзе рус милләтеннән. Ул татар ансамбленә очраклы рәвештә эләккән. “Шаян кызлар” ансамбленә коллектив җыйган вакытта килгән булган, анда 5 ел буе биегән. Хәзер “Айнур” ансамблендә хореограф булып эшли. Аның фикеренчә, татар биюләре шук, җитез булуы белән аерылып тора, лирика сирәк чагыла. Татьяна Семенова фикеренчә, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның бию хәрәкәтләре дә төрле.

“Төп максат – урын яулау”

“Кырым татарлары, Кавказ, көнчыгыш биюләрендәге шикелле, күбесенчә куллар белән хәрәктләр ясый, ә Себер татарлары, киресенчә, аяклары белән тыпырдый, салкын булганга, күрәсең!” – ди Татьяна. Биюләрне куйганда Татьяна Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм танылган бию коллективларының чыгышларын файдаланса да, үз фантазиясенә таянуын әйтте.

Ансамбль составында барысы да татарлар. Күпчелеге – татар мәдәниятенең өлкә үзәгендә эшләп килүче “Дуслар” яшьләр клубыннан. Ансамбльгә 15 тән алып 50 яшьлекләргә кадәрле кешеләр шөгыльләнә. Татьяна Семенова ансамбльдә катнашучыларның максаты рухи ләззәт алу гына түгел, конкурсларда катнашып урыннар яулау икәнен әйтте. Ансамбльгә биергә теләге булган һәркемне кабул итәләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*