tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томскның тел белгечләре булдырган татар телен өйрәнү онлайн курсы югары бәя алды
Томскның тел белгечләре булдырган татар телен өйрәнү онлайн курсы югары бәя алды

Томскның тел белгечләре булдырган татар телен өйрәнү онлайн курсы югары бәя алды

Узган елда Томск дәүләт университеты лингвистлары Coursera платформасында татар телен өйрәнү буенча яңа онлайн-курс эшләтеп җибәргән. Курсның төп аудиториясе – милли мәдәниятне саклау белән кызыксынучы яшьләр. “Телләр һәм мәдәниятләрүзара бәйләнеше: үзенчәлекләребезне саклыйбыз һәм киңәйтәбез ( татар телен туган тел һәм чит тел буларак өйрәнү мисалында)” курсы буенча бүгенге көндә инде 278 кеше файдалана.

Кичә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Томск дәүләт университетыннан килгән галимнәр татар телен өйрәтүгә юнәлдерелгән онлайн курсны тәкъдим итте.

Курсны төзегәндә Себер татарлары сөйләм үзенчәлекләрен сакларга тырышканнар. Ул үз эченә Көнбатыш Себердә, ул Россия империясенә кергәнче, нинди халыклар яшәгәне, себер татарларының үз кардәшләреннән – Казан татарларыннан нәрсәсе белән аерылып торуы турындагы мәгълүматлар да бар.

  • Себер татарлары теле куркыныч астында икәнен күрәбез. Томск дәүләт университеты галимнәре шушы курсны эшләүдә катнашырга чакыргач, мин мондый мөмкинлеккә бик шатландым. Без татар теле нигезендә телне өйрәнү алгоритмнарын булдырырга тырыштык. Бу методиканы кулланып, теләсә нинди телне өйрәнү курсын булдырырга мөмкин. Бу курсны эшләүдә 7 кеше – төрле милләт вәкилләре катнашты – бу интернациональ бригада иде, – дип сөйләде Томскның Татар мәдәни үзәге методисты Елена Сафиуллина.

Он-лайн курс 6 модульдән тора.  Укыту 6 атнага (36 сәгать) исәпләнеп төзелгән. Он-лайн курста мәҗбүри үтәлергә тиешле биремнәр дә, теләк буенча үтәлергә мөмкин биремнәр дә бар.

  • Без татар теле һәм мәдәнияте нигезләренә өйрәтүне максат итеп куйдык. Без моңа Россия территориясендә яшәүче ике телнең – рус һәм татар телләренең – охшашлыгы һәм аермалары аша ирешергә тырыштык. Чөнки охшашлыклар бик күп бит, алынмалар шактый, -дип аңлатты курс авторларының берсе, Томск дәүләт университетының инглиз филологиясе кафедрасы профессоры Ольга Нагель.

Чарада КФУ галимнәре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Конгресс вәкилләре катнашты. Алар әлеге курска шактый югары бәя бирде. Әмма шул ук вакытта Томск галимнәренә аны тагы да камилләштерергә һәм җәелдерергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә булды. Әйтик, “Ана теле” он-лайн курсы белән танышып, бу тәҗрибәне дә исәпкә алырга тәкъдим ителде. Татарстан тел белгечләре Томсктан килгән коллегаларына методик әсбаплар белән ярдәм итәргә, хезмәттәшлекне җайлап, һәрчак киңәшләр биреп торырга әзерлеген белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*