enrutat
Баш бит / Томскта “Яшел диңгез” яшьләр оешмасы «Лекцәй» проектын башлап җибәрә
Томскта “Яшел диңгез” яшьләр оешмасы «Лекцәй» проектын башлап җибәрә

Томскта “Яшел диңгез” яшьләр оешмасы «Лекцәй» проектын башлап җибәрә

Татар яшьләре чәй табыны артында төрле темаларга лекцияләр тыңлаячак.Оештыручылар мондый очрашулар өчен кызыклы темалар сайларга, төрле өлкәләрдән лекторлар чакырырга ниятли.

Лекцияләр татар телендә үтәчәк. Оештыручылар катнашучылардан татар телендә сораулар көтә. “Яшел диңгез” оешмасы активистлары фикеренчә, мондый форматта эшләү татар телен өйрәнүгә ярдәм итәчәк.

Беренче лекция 7 октябрь көнне 16.30 сәгатьтә үтәчәк. Лекция тарихта мифологик сәнгать белән көрәш һәм татарлар тарихына багышлана. Чарада Барнаул шәһәренең “Яшь йөрәкләр” яшьләр клубы җитәкчесе Артем Зиннатуллин катнаша.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*