tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төньяк боз океанында татар моңы
Төньяк боз океанында татар моңы

Төньяк боз океанында татар моңы

Алмаз Сәләхов – Балтач районының Норма авылы егете. Казанда яши. Төзелеш өлкәсендә үз эшен ачкан булдыклы егет. Белеме буенча инглиз теле укытучысы. Укыган чагында тәрҗемәче, дипломат булырга хыялланса да, язмыш аны бөтенләй икенче юнәлешкә кертеп җибәргән. Төп кыйбласын тапканчы, йөк ташучы, экспедитор, менеджер булып эшли, тормыш тәҗрибәсе туплый. Өйләнгән, ике бала атасы. Башкалардан ни аермасы бар соң, диярсез? Алмаз – экстремаль сәяхәтләр остасы. Адәм баласы аяк басмаган Урал таулары, тайгалар, урман, елгаларны үзләштерә. Төньяк боз океанына кышкы сәфәрләр кылырга ярата.

Машина – икенче өй

Алмаз Сәләховның экстремаль сәяхәт белән шөгыльләнә башлавына да ун ел вакыт үткән. Башта ул УАЗ машинасы сатып ала. Машинасында әүвәлге вакытта Татарстан буенча йөри. Идел, Кама елгаларына балыкка йөрүдән башланган мавыгу, әкренләп Мари урманнарына юл тотарга ымсындыра. Саф табигатьле Мари тайгасының күлләре үзенә җәлеп итә аны. Машина да зуррак, ныграк тәгәрмәчләр таләп итә башлый, чөнки караңгы, шомлы  урманнарда батып калган очраклары булгалый. Катлаулы чыгыр – лебедкалар куярга туры килә… Һәр егетнең чын ирләргә хас мавыгуы булырга тиеш дип санаучы Алмаз Түбән Новгород урманнарына да юл тота. Ә бервакыт телевизордан Карелия турында тапшыру карый. Шуннан иптәш егете белән ике атнага Карелиягә кузгала.

«Рыбачий Мыс дигән җиргә чыгып киттек, – дип искә төшерә сәяхәтче. –  Бер ай иптәш егет белән шунда йөрдек, минем иң беренче җитди сәяхәт иде ул. Җир гизүне ошатып, хисләнеп кайттым. Төньяк табигатенә, тауларга шунда мәңгегә гашыйк булдым. Быел барганда, ай ярым машинада яшәдек. «Буханка» машинасын тулысынча кышкы сәяхәткә көйләдем. Сәфәр кылыр өчен менә дигән транспорт: зур, иркенләп йоклап, яшәп була».

Кышкы экстремаль сәяхәткә җыену аеруча катлаулы шөгыль икәнен дә аңлатты Алмаз. Иң әһәмиятлесе – машинаның әзерлеге, чөнки тимер дустыңны энәсеннән җебенә кадәр карарга: маен алыштырудан башлап, соляркасы катмасын өчен, ягулык җылыткычларга кадәр урнаштырырга кирәк. Кыскасы, соңгы болтына кадәр сүтеп җыярга! Машинаны әзерләп бетергәч, аны тикшереп карау да сорала. Кабинага кар кермәсен дисәң, салонын җылыту да бик мөһим.

– Ризыкларны кыш көне катырып-туңдырып, машина өстендәге тартмаларга урнаштырабыз. Юлда барганда мультиваркаларда җылытып ашыйбыз. Ә җәйге сәяхәт өчен махсус суыткычларыбыз бар.

Еш кына егетләрдән: «Курыкмыйсыңмы соң?» – дип сорыйлар икән. Гаярь сәяхәт осталарының  җавабы кыска: «Һәр нәрсәдән куркып яшәсәң, өйдән дә чыкмаска кирәк! Һәр сәфәргә җентекләп әзерләнәбез бит. Төрле кораллар, запчастьлар алабыз…»

Тальяны үзе белән

Калебе гүзәллек таләп иткән егетнең күптәннән тальянда уйнарга өйрәнәсе килә, студент вакытта гитараны үзләштергән булса да, тальянга ничектер кулы җитми тора. Моннан өч ел элек Алмаз Казанның атаклы тальян ясау остасы Айрат Харисов белән таныша. Эштән бушаган вакытларында аның янына уйнарга өйрәнергә йөри башлый. Айрат Харисов аны тальян ясарга да өйрәтә. Музыкага хирыс Алмаз хәзер үзе ясаган тальянда профессиональ музыкантлардай төрле халык көйләрен «сиптерә».

– Хыялым – төрле җирләргә баргач, тальян моңнарын тарату. Кеше аягы басмаган Урал тауларында милли моңнар яңгыраттым. Тау башында акустика искитмәле, шәп яңгырый! Сәяхәтче дусларым арасында берәү дә музыка уен коралларында уйнамый, мин аларны да тау түбәсендә татарча җырлатасым килде. Үз кулларым белән ясаган тальянны беркайчан да калдырган юк инде. Анадырьда 23 февраль көне уңаеннан, сәхнәдә татарча җырлар башкардым. Быел Диксон дигән җиргә бардык, аңарчы Дудинка шәһәрендә каршы алдылар. Дудинкага барганда, бер шәһәрчек читендә туктап торган чакта, өч кеше килде. Машинабызның матур икәненә игътибар иттеләр, номерны күргәч: «Ты что, татарин? Мин дә татар!» – дип сөенделәр. Музейда булдык, анда Дудинканың шәһәр башлыгы, мәдәният бүлеге җитәкчесе, балалар килгән иде. Очрашуда татар җырларын аларга ишеттерә алуымнан үзем дә канәгать калдым. Юлдашларым да «Суда, суда» җырын ятлап бетерделәр. Миңа кушылып, рус егетләре дә җырлый башлады, – ди тынгы белмәс Алмаз.

Романтикамы, әллә чыдамлыкмы?

Сәяхәтчеләр тормышын кайберәүләр тоташ романтика, дияр. Андыйлар нык ялгыша. Олы юл һәрвакыт көч, үткенлек, чыдамлык һәм сабырлык сорый. Сәфәр вакытында төрле хәлләр чыгып тора бит. Ләкин сынау авыррак, катлаулырак булган саен сәяхәтнең дә «тәме үзгәрә» һәм ул иң истәлеклесе булып, хәтердә кала икән.

– Моннан берничә ел элек Урал тавындагы Дятлов үткеленә (перевал Дятлова) ике машинада бардык. Таулар арасында соляркабыз бетеп, туктап калдык. Сазлыкларда адашып йөреп, машиналарыбыз ватылып бетте. Утыз чакрым җирне ун көн үтәргә туры килде. Көчкә ерып чыктык, үзебез белән алган ризыкларыбыз да бетте. Көч-хәл белән элемтәгә чыктык. Пермь егетләре ярдәм кулы сузды: биш йөз чакрым араны тайгалар аша узып, солярка китерделәр. Шул вакытта танышып калган егетләр якын дуска әверелде, бергә сәяхәтләргә дә йөри башладык. Берсенең исеме Сергей, икенчесенеке Михаил, янә берсе Алексей. Якыннан аралаша торгач, бөтенесе татар фамилияле булып чыкты. Әбиләре татар икән! Кунакка да кергәләдек: чып-чын татар карчыклары, мин дә татар булгач, үз иттеләр. Менә шул Пермь егетләре белән Диксонга биш машинада бардык, шуның дүртесендә татарлар иде. Ерак юлларга милләттәшләр белән чыгу икеләтә рәхәт икәнен аңладым, – ди илгизәр егет.

Ерак сәяхәткә чыкканда иң мөһиме – команда. Бер-берең белән «җеннәрең туры килүе» дә мөһим бит. Ай ярым меңнәрчә чакрым узганда, иптәшләрең ышанычлы булу зарур. Машиналар ватыла, тиз генә булышырга, ярдәм күрсәтергә туры килә.

– Диксонга хәтле бару иң истәлекле сәяхәт буларак күңелемә кереп калды. Юлда машинадан рация аша сөйләшеп барабыз. Кич белән туктап, «буханка»га төяләбез дә тальян тартабыз. Без бик күңелле йөрибез. Максатка барып җитүдән бигрәк, егетләр белән аралашу, күңел ачып, гәпләшеп утыруы кызык ич. Машиналарны төзәтеп, җәфа чиккәннәргә хәтле кадерле истәлек, – дип сәфәрләре хакында бәян итә табигать киңлеге сөюче милләттәшебез.

–Диксон – кечкенә генә авыл кебек җир. Кайсы гына якка барып чыкма, татар аягы басмаган урын юк икән. Җир читендә дә милләттәшләрне очратырга мөмкин. Булышалар, үзләренә кунакка чакыралар. Т

өньякта кешенең икенче төрлерәк, ярдәмчел, риясыз, ихласрак икәнен дә сизгән Алмаз. Әйтик, ненец, чукчалар кар мотоциклларында, яки боланнар җигеп йөри.

Әллә каян күреп килеп, ярдәмнәрен тәкъдим итә башлый. Кырыс һава шартлары аларны иңгә-иң куеп яшәргә өйрәткән. Бүген син кемгәдер булышсаң, иртәгә сиңа да ярдәм кирәк булуын яхшы аңлыйлар.

Сәяхәт – батыр йөрәклеләр өчен

Алмаз һәр сәяхәтләрендә роликлар төшереп, социаль челтәрләргә элә.  Экстремаль сәяхәт белән кызыксынучылар шактый булса да, йөрәге җитеп, тәвәккәлләүчеләре генә аз. «Минем дә барасым килә», – дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый, ә кузгалыр вакыт җиткәч, күбесе: «Безнең эш килеп чыкты», – дип аклана, сәбәпләр таба башлый икән. Күнегелгән, рәхәт тормышларын бер айга калдырып китәселәре килми, күрәсең.

Гомумән, җыйнаулашып сәяхәткә чыгып китүне көйләү бик авыр хезмәт. Берсе бара алганда, икенчесе юк, дигәндәй. Шуңа күрә, бу сәяхәтчеләр төгәл вакытларын билгеләгән. Кышын, февраль башларында. Чөнки бу вакытта төньякта салкын һәм кар өстеннән да барырга мөмкин. Боз да яхшы каткан, буранлы да түгел. Ә җылы һава торышы торса, уңайсызрак – җепшек карда машина бара алмый. Татарстан сәяхәтчеләренә төньякта газчы, нефтьчеләр өчен салынган махсус юллардан да йөрергә рөхсәт иткәлиләр икән. Ә менә инде чик буе зонасын үткәндә, өч ай алдан биредәге чик сагы хезмәтенә хат язып, рөхсәт алу мәҗбүри. Быел менә Диксонда егетләрне чик сакчылары каршы алган. Соңга калдыгыз, дип шелтәләгәннәр дә хәтта. Билгеләнгән урынга 23 февральгә килеп җитәргә тиеш булсалар да, 8 мартта гына барып ирешкәннәр.

– Кышкы сәяхәттә әллә ни хозурлык та күрмисең дә, кар да кар, офыкка кадәр ап-ак чиксезлек. Ләкин күңел гел шул якка тарта, ымсындыра. Барасы килә. Төньяк балкышын күрергә хыялланган идем. Әлеге могҗизаны телевизордан күрү бер хәл, быел сәяхәт кылганда, Аллаһ кушып, төн саен балкыш булды! Романтик шартларда кыенлыкларны җиңү кызыклырак. Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, бөтенләй икенче, әкияти, тылсымлы дөньяда яшәгән кебек. Ватылган машинаны да Төньяк балкышы астында төзәтү, әйтеп аңлата торган хисләр түгел инде. Узган ел татарча җырлап йөрдек. Әле моңарчы Төньяк боз океанында тальян уйнап йөргәннәре булмагандыр. Гадәттә, кеше аяк басмаган җирдән бару мавыктыра. Андый җиргә вертолетлар белән генә йөриләр. Метеостанцияләргә кергәлибез, башлыча, анда ике-өч кеше яши. Аларга ел буе вертолет кына ризык ташый. Мин аларга Казаннан чәк-чәк, казылык алып барам. Сувенирлар бүләк итәбез. Алмаздан: «Гаиләң, туганнарың борчыладырдыр бит?» – дип тә сорамый булдыра алмадык.

– Әлбәттә! – дип азрак сер пәрдәсен чишеп алды ул. – Елына ике тапкыр җилләнеп кайтмасам, боегам мин. Баштан ул маршрутны өйдә карталардан карап өйрәнәм. Интернеттан эзләнәбез, ачыклыйбыз. Сукмак төшмәгән урыннарны узу миндә комарлык тудыра. Башкалар кичә алмаган җирләрне үтеп чыгасым килә башлый…

Быел август аенда Алмаз Пермь краена сәфәр кылырга ниятләп тора. Урал аша Свердлау өлкәсе – Яныемки Сырты – Саклоимсори – Отортен-Маньпупунер маршрутын төзегән. Бу маршрут белән әле беркем дә сәяхәт кылмаган. Хәерле сәфәрләр телик Алмазга!

Мөршидә Кыямова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*