enrutat
Баш бит / Төп нөсхә көнендә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең шәхси әйберләрен тәкъдим иттеләр
Төп нөсхә көнендә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең шәхси әйберләрен тәкъдим иттеләр

Төп нөсхә көнендә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең шәхси әйберләрен тәкъдим иттеләр

Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Ядкарьләрдә Тукай рухы» дип аталган Төп нөсхә көне үтте.

Бу көнне музейга килүчеләр Г.Тукайның ТР Милли музее фондларында сакланган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмаларын, РТ Милли китапханәсендәге һәм шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән, китапларын күрә алу бәхетенә ирештеләр.

Гадәттә, Төп нөсхә көнендә Г.Тукайның бөтен шәхси әйберләрен музейда күрергә мөмкин була. Алар – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкарьне ТӘһСИгә илтә, соңрак, экспонат ТР Милли музее фондларына күчә.

ТР Милли архивы да Г.Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтүгә чыгарды: Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрика кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г. Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*