tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төп йорт килене нинди булырга тиеш?
Төп йорт килене нинди булырга тиеш?

Төп йорт килене нинди булырга тиеш?

Төп йортка килгән килен нинди булырга тиеш? Элек-электән туй көнендә кәләшне төрле биремнәр ярдәмендә сынап карганнар. Теләче районында бу матур гадәтне яңартырга булганнар. Алар “Төп йорт килене” дип аталучы конкурс оештыра.

Район күләмендә оештырылган бәйгедә киленнәрнең иң чаялары, иң булганнары катнашты. Аларны 6 номинация буенча сыныйлар. Эшкә батырлыгын да, милли җанлылыгын да, киленнәргә хас булырга тиешле бер генә сыйфатны да читтә калдырмыйлар.

Район мәдәният йорты сәхнәсе бәйге барышында шау-гөр килеп тора. Һәм менә нәтиҗәләр:

Халык күңелен яулаучы килен – Максабаш авылыннан Алинә Сөнгатуллина
Милли җанлы килен – Ямбулаттан Алисә Дәүләтшина
Заманча килен – Айдар авылыннан Лилия Хәдиуллина
Уңган килен – Иске Җөри авылыннан Альбина Салихова
Сәнгатьчән килен – Шәдке авылыннан Гөлгенә Мөхәммәтханова

Ә инде “Төп йорт килене” исеменә Олы Мишә авылыннан Розалия Мөхәммәтова лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*