tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төп йорт – нинди була ул
Төп йорт – нинди була ул

Төп йорт – нинди була ул

Саба районында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының «Төп нигез” исемле чираттагы күчмә утырышының икенче эш көне район үзәгендәге сәләтле балалар мәктәбе белән танышудан башланды.

Монда кунакларны җырлы-биюле күңелле тамаша белән каршы алдылар. Мәктәп 2013 елның сентябрь аенда ачыла. Бу мәктәптә белем алучылар арасында хәттә күрше Кукмара, Теләче, Балтач районнары балалары да бар. Мәктәптш тулаем милли мохит тудырылган: диварлар махсус язмалар белән бизәүле. Укытулар туган телдә алып барыла. Укучылар ай саен имтихан тота.

Мәктәптән соң ханымнар төп нигез белән танышу максатыннан Байлар Сабасындагы Галимуллиннар нигезенә юл тоты. Хуҗалар “Гафэль” исемле фирмасы оештырып гаилә бизнесы белән шөгыльләнә. Төп йортта әти-әни Гөлсинә һәм Фиргать, ул-килен Алим һәм Эльвира, шулай ук балалар яши. Бәйрәмгә хәттә Галимуллинар нәселенең барлык туганнары, дус-ишләре, кодалары да кайта. Хуҗалар рәхәтләнеп үз эшчәнелеге белән таныштырып, бакча буйлап экскурсия оештырдылар. Очрашып-күрешү истәлеге дип күчтәнәчкә чыршы орлыгы да биреп җибәрделәр.

Алга таба калфаклы ханымнар дүрт төркемгә бүленеп Югары Симет, Кече Шыңар, Явлаштау, Шекше авылларына сәяхәт иттеләр. Авылларда аларга төп нигезләр белән танышудан тыш, халкыбызда сакланып калган йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштырдылар. Авыл халкы үз туганнарын каршы алгандай кунакларны җылы каршылады. Һәр авылда үз җирлекләрендәге эшләп килүче “Ак калфак”  бүлекчәләре кул эшләре күргәзмәләре оештырып кунакларга тәкъдим итте. Танышулар исә тәмле милли ризыклар белән тулган чәй өчтәле артында тәмамланды.

Кече Шыңарда кунакларга “Самовар агарту”, “Төп нигездә сөннәт җбәйрәме уздыру” йолалары белән танышу бәхете елмайды.

Явлаштауды Шамиловларның искиткеч гаиләләрендә булып, аларның көнкүреше, эшчәнлеге белән танышу һәркемдә соклану хисләре уятты. Сабантуй мәйданында “Читән алу”, “Нигез боткасы” йолаларын карап, Ак әбиләр белән аралашырга, әйтеп калдырган васыятьнамә тыңларга туры килде.

Югары Симеттә кунакларны авылның килене Раушания Шамилова нигезе колач җәеп каршы алды. Авыл халкы үзенчә каршылады. Сабыйлар кулларына төсле шарлар тоттып урам буйлап “коридор” ясап төп йортка кадәр тезелеп баскан. Калфаклы ханымнарыбыз шушы урам буйлап төп йортка юнәлде. Аларны чәчләренә бәс кунса да күзләре нур чәчеп торган ак яулыклы татар әбисе каршы алды.

Бу авылга килен булып төшкән Раушания апа Шамиловлар нигезен саклап калучы гаҗәеп хатын-кыз. Шамиловлар гаиләләре язмышы әдәби-музыкаль композиция ярдәмендә халыкка җиткерелде. Йорт хуҗасы шамил бабай сугышта хәләк була. Улы Кавил гаилә корып йортта төпләнә. Әмма ачы язмыш җилләре 5 баласы белән аны ялгыз калдыра. Олы улына 11, кече улына – 2 яшь булаганда хатыны алтынчы баланы тудырганда якты дөнья белән саубуллаша. Балалар әни сорап йөдәткәч Ходайга тапшырып 35-37 яшьлек Буа районы кызы Раушанияне йортка хуҗабикә буларак алып кайта. Бу никахта ике бала туып кала. Әмма Кавил абый биш елдан үзе дә фани дөнья белән саубуллаша. Раушания апа бер ялгызы ңиде баланы төп йортта аякка бастыра. Аңа туганнары, авылдашлары олы терәк була, ярдәм куллары суза. Шуңа күрә дә бүгенге көндә Раушания апа авылда их кадерле, ихтирамга лаек Ак әби. Бәйрәмдә анасыннан ике яшендә калган улы Илһам “Үги ана түгел” дигән җырны башкарып күңелләрне тетрәтә. Калфаклы кунакларга Раушания апа үзе теккән алъяпкычларны бүләк итә, кемнәргәдер өстәмә оекбашлар да эләгә. Бу очрашу бергәләшеп фотога төшү белән тамамлана.

Очрашудан соң кунаклар авылның сабантуй уздыра торган мәйданга юнәлә. Монда аларга Вәчкә тавы белән танышып, “Су юлы күрсәтү” йоласы белән таныша.

Мөнирә Сәгыйдуллина тексты һәм фотолары

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*