tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 10 мең кешелек Җәмигъ мәчете дәүләт исәбенә төзелмиячәк
10 мең кешелек Җәмигъ мәчете дәүләт исәбенә төзелмиячәк

10 мең кешелек Җәмигъ мәчете дәүләт исәбенә төзелмиячәк

Казанда тагын бер зур Җәмигъ мәчете төзү турында сүз инде күптән бара. Мәчет өчен Казанның берничә танылган урыны тәкъдим ителде. Шундый урыннарның берсе Казандагы бердәнбер,  күңел ачу паркы — «Кырлай». Планар буенча яңа зур мәчет 10 мең кешене сыйдырырлык булачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мәчет төзү идеясен хуплады, ләкин бу эш дәүләт исәбенә булмаячагын әйтте.

«Бу корылма бөтен кеше килеп йөри алырлык урында урнашкан һәм архитектурасы сыйфатлы булырга тиеш. Башта финанслау чарасын ачыкларга кирәк. Бюджет исәбенә җәмигъ мәчете төзелмәячәк» — дигән Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәскәү вәкиллегендәге медиаклуб очрашуында. Бу хакта Татарстан президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*