tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак Барс» хоккейчылары Чәкчәк кубогын отты
«Ак Барс» хоккейчылары Чәкчәк кубогын отты

«Ак Барс» хоккейчылары Чәкчәк кубогын отты

17 сентябрьдә «Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Башкортстанның «Салават Юлаев» командасы белән очрашты. Уен Татарстан командасы файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды.

«Яшел дерби» дип аталган «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчларында җиңүчегә Чәкчәк формасында ясалган кубок бирелә. Бу юлы кубокны «Ак Барс» отты.

Әлеге уенда Данис Зарипов Континенталь Хоккей лигасында «Ак Барс» өчен 350нче очкосын җыйды. Шуннан соң әлеге түгәрәк санга тагын өч очко өстәп куйды, ул бу матчта ике алка кертте. «Ак Барс» капитанының уңышлы уйнаячагын алдан ук белеп торган кебек, җанатарлар зур плакат әзерләгән. Плакатта Данис Зарипов үзенең кубоклар белән тулган киштәләре янына тагын бер яңа киштә ясаганы сурәтләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*