tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Зәй районындагы күчмә утырышы программасы
“Ак калфак”  хатын-кызлар оешмасының Зәй районындагы күчмә утырышы программасы

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Зәй районындагы күчмә утырышы программасы

28 сентябрь көнне Зәй районында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышы узачак. Утырышның темасы: «Суккан палас өстендә йомры калач».

8.00-8.30 Кунакларны каршы алу. Көзге ярминкә
(“Энергетик” мәдәният йорты каршында).

8.30-9.00 Иртәнге чәй (“Энергетик” мәдәният йорты).

9.00-9.30 “Балалар бакчасында кунакта әбиләр” уен мәйданчыгы эшен күрсәтү. “Әби белән бабушка” клубының чираттагы утырышы: төрле милләт әбиләрен балалар бакчасына кунакка чакыру. Татар, керәшен, урыс, башкорт, чуваш, мари милли киемнәрен кигән балалар белән берлектә бәйрәм итү ( «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы).

10.00-11.00 “Гөлләрем, чәчәкләрем” күргәзмәсе белән танышу. Гөлләр, чәчәкләр үстерүче Вәлиевләр гаиләсе белән танышу.

  • Алтын туйларын билгеләп үтүче Әхмәтҗановлар гаиләсенең кул эшләре күргәзмәсе.
  • Авылның атказанган укытучылары белән очрашу.
  • Сандык ясау остасы Р.Сафиуллинның эшләре күргәзмәсе.
  • З.Габдрахимованың “Бал хикмәтләре” күргәзмәсе.
  • “Икмәк хикмәтләре”, “Сепарат аерту” йолаларын һәм Таҗетдин
  • Ялчыгол күргәзмәсен күргәзмәсе белән танышу.
  • Шамаилләр, дисбеләр күргәзмәсе. (Имәнлебаш мәдәният йорты)

11.30-12.00 “Хәрәкәтле музей”. Ак калфакчыларның кул эшлэре кургәзмәсе.

  • «Урак өсте» күренешен күрсәтү.
  • “Суккан палас”, «Кап сугу», «Май чабу базары» йолаларын
  • күрсәтү.
  • Наил Дунаев һәм Мөдәррис Әгъләмов иҗатына багышланган
  • күргәзмәләр белән таныштыру. (Кадер мәдәният йорты)

12.15-13.15 Төшке аш (“Факел” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере).

13.30-14.00 Коянтәләр, чиләкләр күргәзмәсе.

  • Мастер класс « Чәчәк ясау серләре».
  • Чашкалар, кәрзиннәр, яшелчэлэр күргәзмәсе.
  • “Җыен базары” театральләштерелгән тамашасын карау.
  • Академик Мансур Хәсәновның тормыш юлына һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган күргәзмә белән танышу. (Бигеш мәдәният йорты)

14.30-15.00 “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәге буенча экскурсия (“Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәге).

15.10-15.30 Геройлар аллеясы буенча экскурсия.

15.30-15.35 Кунакларны каршы алу (“Энергетик” мәдәният йорты).

15.35-15.50 “Азаль” вокаль-хореография ансамбле чыгышы.

  • Хәзерге чор татар модасын күрсәтү.
  • “Ак калфак” бәйгесендә җиңүче бабалар чыгышы. (“Энергетик” мәдәният йорты)

15.50-16.20 Пленар утырыш:

  • Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улының сәламләү сүзе.
  • “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әхмәтҗанова Энҗе Гәбделбәр кызы чыгышы.
  • Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Идрисова Кәдрия Рәис кызы чыгышы (“Энергетик” мәдәният йорты)

16.40 Кичке аш (“Ялта-Зәй” спортка хәзерләү үзәге)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*