tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге Яңа Кәшердә күчмә утырыш оештырды
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге Яңа Кәшердә күчмә утырыш оештырды

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге Яңа Кәшердә күчмә утырыш оештырды

Татар авыллары, гаиләләре, анда яшәүче горур халкым -милләтебезнең үткәнен, бүгенгесен саклаучы, телебезнең киләчәген билгеләүче төп чыганак. Шуның өчен дә, замана үзгәрә дигән сылтау белән авылларыбыздан милли рухны, буыннардан-буыннарга тапшырылган күркәм йолаларны, туган телгә карата ихтирамлы мөнәсәбәтнең юкка чыгуына юл куймау – бүгенге татар җәмәгатьчелеге алдында торган бурычларның иң зурысы.

14 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмаларының Әлмәт бүлеге, Яңа Кәшер авылы башкарма комитеты белән берлектә уздырылган “Милләтем хәзинәсе авылым киләчәгендә” дип исемләнгән күчмә утырыш актуаль булган күп кенә сорауларга бергәләп җавап эзләү, башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм бу юнәлештәге эшчәнлекне активлаштыру максатыннан тәҗрибә уртаклашуга багышланды.

Чарада Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт районының мактаулы гражданины, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы Клара Булатова, Татарстан республикасының Халыклар Ассамблеясы Әпмәт бүлекчәсе башлыгы Фикрәт Бакиров, татар авылы җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, клуб учреждениесе, музей җитәкчеләре, иҗтимагый оешманың бюро әгъзалары, татар интеллигенциясе катнашты.

Иртәнге тугызда күчмә утырыш кунакларын Яңа Кәшер авылы мәдәният йортында зурлап каршы алдылар. Төрпе авыллардан килгән делегация вәкилләре теркәләү узганнан соң, авыл эшчәннәренең тормышын чагылдырган күргәзмәләр белән таныштылар.
Ул арада Сабантуй сөлгеләре белән бизәлгән җигүле ат һәм кунакларны йөртү өчен махсус автобус мәдәният йорты каршына килеп туктады. Күчмә утырыш кунаклары беренче объект- үзәк мәчеткә килеп җиткәнче, авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина торак пункт белән таныштырды.

Яңа Кәшер районыбызның иң зур торак пунктларының берсе булып санала. Биредә 2500 дән артык кеше яши, 2 балалар бакчасы, урта мәктәп, санаторий-интернат, күптән түгел генә төзелгән мәдәният йорты гөрләп эшли, 3 мәчет кәшерпеләрдә рухи иман ныклыгы тәрбияли, күп санлы кибет, пекарня, сәүдә йортлары, заманча кафе авыл халкы тормышын уңайлы һәм бербетен итә.

Зурлыгы һәм матурлыгы белән күп кенә шәһәр мәчетләреннән өстен булган әлеге иман йортының хуҗасы Алмаз хәзрәт Нурмиев. Биредә барлыкэшчәнлектә Раббыбыз кушканча, шәригать кануннары нигезендә алып барыла. Бу хакта чарага килгән олы кунагыбыз, Әлмәт муниципаль районы имам-Мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та әйтеп узды. Ул үзенең сәламләү сүзендә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының күчмә утырышына килүчеләргә, динебез, телебез, милләтебез сафлыгы өченянып-көеп йөрүчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Һәрберегезнең томшыгы белән су ташып янгын сүндергән кырмыска хакындагы риваятьне ишеткәнегез бардыр. Бездә шундый халәттә, җәмәгать. Үзен татар дип санаган һәркем кулыннан килгәнчә, эш-гамәпләре белән телебезне, динебезне сакларга, балаларыбызда иман ныклыгы тәрбияләргә тиеш. Бу эшнең нәтиҗәсе бүген-иртәгә генә күренмәс, ләкин, еллар узу белән без аның уңай нәтиҗәләрен күреп шатланырбыз,-дип ассызыклады үзенең чыгышында Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

“Көнбагыш” балалар бакчасында кунаклар “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән сәхнәләштерелгән күренешнең шаһитлары булдылар. Татар халкы өчен биктә кадерле булган сандыкта ниләр генә генә юк: чиккән сөлге, читек-түбәтәй, кашык һәм башкалар. Иң мөһиме, әле кечкенә генә булсалар да, биредә тәрбияләнүчеләр алар турында мәгълүмат белә, ничек кулланырга кирәклеген дә бик яхшы аңлый, димәк буыннар чылбыры өзелмәгән.

Яңа Кәшер урта мәктәбендә урнаштырылган күргәзмә тагын бер кат авып халкының талантларга бай булуын раслады. Бисердан чигелгән картиналар, калфаклардан тыш, бик күп төрле кул эшләрен карап хозурландык без биредә. Бисер белән чигү эшчәнлеге мәктәп директоры Липия Ризатдиновадан башланган. Мәктәптә кызлар өчен махсус түгәрәк эшли, кул эшенә өйрәнүдән тыш, алар чиккән калфак һәм түбәтәйләрен ярминкәләрдә саталар, ә җыелган акчаның б е р ө л е ш е авылның “Авыру балалар фондына бирелә. Балаларның иҗади киңлекләргә алып кергән, күп бәйгеләрдә җиңү
яулаган курчак театры – мәктәпнең горурлыгы. Нәби Дәүлинең “Җырлап үткән җәй” спектаклендә, “Каз өмәсе” күренешендә тасвирланган матур йолалар залда утыручы кунаклар күңеленә дә бик хуш килде.

Авыл белән танышу санатор -мәктәптә дәвам итте. “Челтәр элдем читәнгә” дигән тамашаны да ак калфаклыпар зур теләк белән карады. Мәдәният йорты каршысында гөрләгән “Ай, рәхмәт!” дип исемләнгән бәйрәм күренеше авыл халкын да, кунакларны да берләштерде. Урамнарны тутырып, үзәкләрне өзеп тальян моңы яңгырады. Кыңгыраулар таккан Сабан туе аты мәйданны әйләнде, балалар чыгышлары, кашыкчылар ансамбле уены очрашу мизгелләрен онытылмас итте.

Пленар өлеш “Заман” төркеме егетләре башкаруында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры белән башланып китте. Күчмә утырышта катнашучыларны сәламләп, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфпәтунова районыбыз авылларында алып барылган милли эшчәнлекнең нәтиҗәле булуына чиксез шатлануын белдерде.

– Бүген Яңа Кәшер авылы мисалында без барлык учреждениеләрнең бер юнәлештә, бердәм булып эшләвен күрдек. Милли гореф-гадәтләр генә түгел, милли үзаң, бу эшнең кирәклеген, мөһимлеген тою этәрә аларны бу эшкә. Афәрин, сезгә! – дип билгеләп узды Роза Егоровна үзенең чыгышында. – Сез булмасагыз, кем? Нәкъ менә биредә утыручылар, татар интеллигенциясе яшь буында туган телгә карата мәхәббәт уята, татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен бер бәйләм итеп саклый, күп милләтле халкыбызның дус, тату булып яшәвен тәэмин итә. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Яңа Кәшер авылы җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина үзенең чыгышында ассызыклап узганча, бүген кунакларга тәкъдим ителгән эшчәнлек бер көнлек хезмәт кенә түгел. Еллар дәвамында бөртекләп җыелган, бербетен итеп үрелгән нәтиҗә ул. Липия Марсовна авып тормышында актив катнашучы хатын-кызларга үзенең олы рәхмәтен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Эш, чыннан да, бик күләмле. Авылда “Наз” оешмасы эшли. Туры юлдан тайпыла башлаган хатын-кызларны туры юлга бастыруда алар беренче ярдәмче. Соңгы берничә елда ике хатын-кыз ана булу хокукыннан мәхрүм ителеп, балалар йортларына бирелгән. “Авыру балаларга ярдәм фонды” оештырылган.

– Ашыкмыйча, вак -вак адымнар белән, кычкырып сөйләмичә генә алга барабыз. Шундый фикердәшләрем, ярдәмчеләрем булганда, киләчәктә дә Яңа Кәшер районыбызда үрнәк булыр дип ышанам,-диде ул сүзен йомгаклап.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Әпмәт бүлеге җитәкчесе, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сирина Җиһаншина иҗтимагый оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*