tatruen
Баш бит / Яңалыклар / АКШның Висконсинск университеты профессоры Юлай Шамил оглы Казанга килде
АКШның Висконсинск университеты профессоры Юлай Шамил оглы Казанга килде

АКШның Висконсинск университеты профессоры Юлай Шамил оглы Казанга килде

Галим, дөньякүләм танылган тюрколог Юлай Шамил оглы Казанга Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә үтәчәк татар халкының мәшһүр галиме Шиһабетдин Мәрҗәнинең 200 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференциядә катнашу өчен Казанга килде. Конференция, бүген, 20 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә үтәчәк.

Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә яздырылган видеоәңгәмә барышында хәбәр итте.

Юлай Шамил оглы – Америка Кушма Штатларында яшәүче милләтәшебез. Ул татар эмигрантлары гаиләсендә туган. Әнисе – Пенза өлкәсеннән, әтисе Башкортстанның Чакмагыш районыннан. Революциядән соң Юлай әфәнденең әнисенең гаиләсе Кытайга, Манчжуриягә, соңрак Төркиягә күчеп китә. Әтисе революциядән соң 1917 елда Алмания һәм Төркиядә яши. 1952 елда Юлай әфәнденең гаиләсе Америкага күченә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*