tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альбина Әбсәләмова: Һөнәргә өйрәтүне балачактан башларга кирәк
Альбина Әбсәләмова: Һөнәргә өйрәтүне балачактан башларга кирәк

Альбина Әбсәләмова: Һөнәргә өйрәтүне балачактан башларга кирәк

Оренбург өлкәсендә татар хатын-кызлары татар авылларын, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендәге эшен нәтиҗәле итеп оештыра алган. Бу эшчәнлек хакында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Әбсәләмова сөйләде. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган 500 делегат бүген Татар дәүләт филармониясендә фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.

Оренбург өлкәсенең 16 районында “Ак калфак” оешмасы актив эшләп килә. Менә инде өченче ел биредә “Татар кызы” бәйгесе өлкәкүләм үткәрелә. Кызлар татар халык ашларын пешергән, Оренбургның тарихи җирләре буенча экскурсияләргә барган, Оренбургны данлаган татар хатын-кызлары шәхесләрен барлап, алар турында халыкка җиткергән.

Шулай ук биредә “Татар кызчыгы”, “Туган авылым”, “Әбекәй-матуркай” проектлары да тормышка ашырыла. Шулай ук шәл бәйләү белән дан казанган өлкәдә “Шәл туй”лары да уздырыла башлаган.  Шулай ук Оренбургта балаларны һөнәрле итүгә зур игътибар бирелә.

– Һөнәрне балачактан тирәнтен өйрәткәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була. Шуңа күрә без балаларыбызны иң кечкенәдән үк эшкә өйрәтүне, һөнәрләрне югалтмыйча, аларны буыннан-буынга тапшыруны үзмаксат итеп куйдык, – дип алар шәл бәйләү һөнәрен үзләштерүне оештырып, төрле авылларда төрле сыйныфлар ачып җибәргән.

Бу сыйныфларда 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 74 бала шөгыльләнә. Араларында малайлар да бар икән. Сыйныф атнасына 6 сәгать эшли, аларны иң яхшы белгечләр өйрәтә. Оренбург шәлчеләр предприятиесе укытучыларга хезмәт хакы түли, чималлар, эш кораллары белән тәэмин итә. Шәлчеләр бәйләргә генә өйрәтеп калмыйча, бу һөнәрнең бөтен процессына төшендерә, өйрәтә.

Хыялыбыз өлкәдә һәр бәйли белгән баланы барлап, алар арасында бәйгеләр оештырып, аларга эш хакы түләп, аларның Оренбург шәлләре белән кызыксынуын арттырырга, дип сөйләде Альбина Әбсәләмова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*