tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста җитештерелгән тәрәзәләр, йорт җиһазлары тарихка кереп кала
Апаста җитештерелгән тәрәзәләр, йорт җиһазлары тарихка кереп кала

Апаста җитештерелгән тәрәзәләр, йорт җиһазлары тарихка кереп кала

Районда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга. Җиһазлар җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр дә әлеге Сертификатка ия булдылар. Логотипны куллану җитештергән товарның сыйфатына гарантия бирә, республиканың тарихын искәртә.

Сертификатка шәхси эшмәкәрләр Булат Сафиуллин, Альберт Вәлиуллин, Зөлфәт Ганиятов, Рамил Таһиров ия булдылар. Эшмәкәр Альберт Вәлиуллин җитештергән тәрәзәләр, брусчаткалар “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмати билгесе белән булачак.

“2009 елдан бирле эшлибез. Тәрәзә, брусчатка ясыйбыз. Заманча штукатур эшен башладык. Районда җитәкчелек тарафыннан безнең эшне күрәләр, ышаналар”, – диде ул.

Булат Сафиуллин йорт җиһазлары, тәрәзә ясау белән шөгыльләнә. “Без районда 7 елдан бирле эшлибез. Коллективта өч кеше хезмәт итә. Әлеге тамга белән җитештерелгән җиһазларыбыз тарихка кереп калачак”, – диде Булат.

Зөлфәт Ганиятов шулай ук тәрәзәләр, аш бүлмәсе җиһазлары ясау белән шөгыльләнә.
“Без 2011 елдан бирле эшлибез. Эшемне тәрәзә ясаудан башлаган идем. Аннан дусларым аш бүлмәсе җиһазлары ясарга өйрәттеләр. Шулай итеп тәвәккәлләп беренче җиһазны заказга ясадым”,- дип таныштырды ул.

Лилия Тагирова оешмасы мунча кирәк-яраклары ясый. “Соңгы вакытта мунчаларны да заманча итеп ясау модага кереп китте. Без менә шул җиһазларны матур итеп, уңайлы һәм бизәкле итеп ясыйбыз. Әлеге Сертификат алу, безнең хезмәткә ышаныч дип кабул иттем”, – дип рәхмәтен җиткерде ул. Район башлыгы эшмәкәрләрне тәбрикләп, эшләрендә уңышлар теләде.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*