tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча Үзәк китапханәсендә “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” исеме астында видеолекторий узды
Арча Үзәк китапханәсендә “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” исеме астында видеолекторий узды

Арча Үзәк китапханәсендә “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” исеме астында видеолекторий узды

Татар теле минем туган телем
Саклый аны минем милләтем
Ватан теле, әби-бабам теле!
Чиксез аңа минем хөрмәтем!

21 февраль барлык илләрдә дә – туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу бәйрәм? Бу сорауга җавапны Арча Үзәк китапханәсендә Арчаның 2 нче һәм 6 нчы номерлы урта гомүмбелем бирү мәктәпләренең 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары белән бергәләп ачыкладык.

Бүгенге көндә туган тел көне – бәйрәм булып билгеләнелә, ләкин аның тарихы бик аяныч вакыйгадан башланган. 1952 нче елның 21 февралендә Пакистанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән студентларның гөмерләре өзелә. Әлеге вакыйга Халыкара туган тел көнен билгеләп үтүнең ЮНЭСКО тарафыннан хуплануына этәргеч була.

Туган телебез – татар теленә багышланган виделекторийны укучылар өчен мөмкин кадәр кызыклы, үтемле һәм нәтиҗәле итеп үткәрү максатыннан, китапханә хезмәткәрләре чарада күптөрле видематериаллар, викториналар һәм файдалы мәгълүматлар кулланып башкарды. Алга – татар теленә булган мөнәсәбәтне укучылар күзлегеннән чыгып анализлау һәм туган телгә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисләрен тагын да үстерү бурычы куелды.

Кайбер халыклар үз милли телләрен саклап калу өчен шактый кискен адымнарга бара. Мисалга Европаның Уэлс тәҗрибәсе китерелде: Британиядә Уэлста валл (уэлс) телендә сөйләшүчеләрнең яхшырак эшкә урнашып, күбрәк хезмәт хакы алу мөмкинлеге бу телне өйрәнүгә зур этәргеч булып торуын укучылар да югары бәяләде.

Видеолекторий барышында без шулай ук дөньякүләм билгеле булган татар шәхесләре турында сөйләштек. Саный башлагач аларның күп булуы һәм аларны дөньяга таныткан эшчәнлек өлкәләренең дә күпкырлы икәне ачыкланды. Һичшиксез, татар халкы бай мираслы, талантлы һәм зыялы халык! Туган телебезне, милләтебезне саклау-безнең бурычыбыз.

Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы. Хәзерге заман яшьләренең күбесендә, туган тел белән кызыксыну сүрелеп бара. Ә тел таянычы – гаилә. Гаиләдәге тәрбия белән татар телен саклап калуга зур өлеш кертеп була! Чараны йомгаклап, туган телгә бер генә көн түгел,бөтен гомер бирелергә тиеш, – дигән фикерләр әйтелде.

Ләйлә Арсланова,
Арча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*