tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга тели
Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга тели

Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга тели

Азнакай муниципаль районы башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә район яучыларның чираттагы очрашуы булып узды, дип хәбәр итә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Азнакай бүлекчәсе.

Очрашуда яучылар үзара тәҗрибәләре белән уртаклашты. Түгәрәк өстәл артында узган сөйләшүдә катнашкан Нәфис хәзрәт ялгызлар өчен бердәм үзәк булдырырга тәкъдим итте.

Район буенча мәгълүматлар белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе, Азнакай районы “Ак калфак”  ошмасы җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова  таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Азнакайда аерылышулар саны арткан. Ул мәчетләрдә никах үткәргән вакытта яшьләргә  законлы никахның әһәмияте турында аңлату эшен алып барырга дигән тәкъдим белән чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*