tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда авыл гаиләләре арасында «Төп нигез килене» бәйгесе үтте
Азнакайда авыл гаиләләре арасында «Төп нигез килене» бәйгесе үтте

Азнакайда авыл гаиләләре арасында «Төп нигез килене» бәйгесе үтте

Азнакай районының «Төп нигез килене» дип исемләнгән конкурсы авыл гаиләләре арасында график буенча зоналар арасында узды. Бәйге 2 этапта оештырылды.

Бу бәйгедә Азнакай районы авылларыннан 40 килен катнашты, шулар арасыннан 7 килен финалга узды.

Кайбер киленнәр дистәләрчә еллар кайнана белән яшәп, аларга кадер-хөрмәт, тәрбия күрсәтеп, төп йортта нигез җылысын, гаилә традицияләрен саклап киләләр. Алар кунакчыл хуҗабикә дә, үрнәк хатын, кадерле әни дә. Жиңүчеләрне Азнакайда, район һәм шәһәр мәдәният йортында зурладылар.

Конкурс «Таныш булыйк», ягъни визит карточкасы белән башланып китте.Экранда да төп нигез килененең тормышына бәйле кадрлар күрсәтелде. Конкурсантларның тормышына тирән ихтирам чагылдырылды.

Икенче конкурс «Гаилә ядъкәре». Төп нигез килене мирас булып буыннардан – буыннарга күчеп килгән Коръән китабын, чулпы, чиккән тастымал, гаилә шаҗәрәсе һ.б.ны, үзенчәлекле итеп жюрига тәгьдим итте.

Өченче конкурс киленнәрнең аш – суга осталыкларын сынады.

Уразай авылыннан Лотфуллина Фәйрүзә Миргали кызы бәйгенең төп призына лаек булды:

Номинацияләр буенча:

  • “Иң үткен килен ” – Учәлле авылыннан Шафикова Фәнүзә Әхтәм кызы,
  • “Иң шаян килен” – Сәпәй авылыннан Латыпова Ләйсән Илкам кызы ,
  • “Иң сөйкемле килен” -Карамалы авылыннан Валиева Лениза Тәлгат кызы,
  • “Иң уңган килен” -Ирекле авылыннан Сабурова Зөлфия Наил кызы,
  • “Иң сәләтле килен” – Балтач авылыннан Хабипова Гүзәлия Флүр кызы,
  • “Иң күркәм килен” -Әлкәй авылыннан Газизова Гөлгенә Альберт кызы лаек булдылар.

Уңган-булган киленнәрне шулай район халкы гына түгел, җир шарының төрле төбәкләренә сибелгән якташлар да сайлады. Интернет челтәрләре аша халык күңелен яулаган килен Учәлле авылыннан Шафикова Фәнүзә Әхтәм кызы табылды.14 000 тавыш җыеп ул беренче урынга чыкты.

Азнакайда милли мирасыбызны чагылдырган чаралар еш уздырыла. Бу чаралар яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә зур өлеш кертә, дип хәбәр итә Азнакай районы “Ак-калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*