tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкалада Kazan Digital Week халыкара форумы башланды
Башкалада Kazan Digital Week халыкара форумы башланды

Башкалада Kazan Digital Week халыкара форумы башланды

Kazan Digital Week — 2020 халыкара форумы онлайн-мәйданчыкта 260 спикер һәм 30 илдән 6 меңгә якын катнашучыны җыячак. Форум бүген Казанда старт алды.

21-24 сентябрь көннәрендә узачак әлеге чарада катнашачак спикерлары арасында РФ хөкүмәте рәисе урынбасарлары Дмитрий Чернышенко һәм Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова, «Сколково» фонды рәисе Аркадий Дворкович, Евразия төбәгендә Huawei компаниясе президенты Эйден У, Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина һәм башкалар бар.

Форумның онлайн-форматы күбрәк аудиторияне колачлага һәм катнашучылар санын арттырырга мөмкинлек биргән. Сингапур, Япония, Германия, Бельгия, Бөекбритания, Израиль, Казахстаннан да цифрлаштыру өлкәсе белгечләре катнашыр дип көтелә.

Әлеге форумда катнашу, теркәлү өчен https://lk.kazandigitalweek.com/ru/ сайтына керергә кирәк. Биредә үк актуаль мәгълүмат, программа белән танышырга мөмкин.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*