tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районы Васькино-Туйралы авылында яңа мәчет манарасына ай куелды
Баулы районы Васькино-Туйралы авылында яңа мәчет манарасына ай куелды

Баулы районы Васькино-Туйралы авылында яңа мәчет манарасына ай куелды

Бүген Татарстанның Баулы районы Васькино-Туйралы авылында төзелә торган яңа мәчеткә ай куелды. Тантаналы чарада Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, күрше авыл имамнары, авыл халкы һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Васькино-Туйралы – чуаш авылы, әмма анда яшәүчеләрнең яртысын диярлек татарлар тәшкил итә. Бу авылда беркайчан да мәчет булмаган. Гыйбадәт йортын төзү эшенә күптән түгел Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсен тәмамлаган эшмәкәр Рафаил Хәсәншин алынган. Мәчеткә нигез ташы 2018 елның июнендә салынган. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре дәвам итә.

Имам-мөхтәсиб Әнвәр хәзрәт Хәмитов тантана кунакларын сәламләп: “Бүген без – тарихи вакыйга шаһитләре: беркайчан да мәчет булмаган авылда Рамазан аенда мәчет манарасына тантаналы төстә ай куела. Купләрнең мәчет салу ниятен хуплавы авыл халкының дус һәм бердәм булуын күрсәтә. Киләчәктә бу изге йорт халыкка хезмәт күрсәтер, иман нуры өләшер, ИншаАллаһ!” – диде.

Мәчетне салдыручы Рафаил Хәсәншин район администрациясе, имамнарга һәм авыл халкына төрле яклап ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Рәсми чыгышлардан соң, мәчет манарасына ай кую тантанасы булды. Айны урнаштырганда, авыл ир-атлары һәм район имамнары тәкъбир әйтеп торды.
Мәчет “Шәрип” исемен йөртәчәк. Намаз залының мәйданы 60 кв.м.ны тәшкил итә. Манара биекле – 14 м.

Баулыда бүгенге көндә 3 мәчет төзелә. 21 май көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Потап-Томбарлы авылында “Нур” мәчете ачылды. Татарстанда барлыгы Рамазан аенда 3 мәчет ачылды – Актанышта, Норлатта, Баулыда.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*