tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «БикаФест»ка гаризалар кабул итү дәвам итә!
«БикаФест»ка гаризалар кабул итү дәвам итә!

«БикаФест»ка гаризалар кабул итү дәвам итә!

Сәләтле дуслар өчен шәп яңалык бар! «БикаФест» фестивале гаризалар кабул итә.

Белмәгән әзчелек өчен«БикаФест» фестиваль 2001-нче елдан «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла. 

Бүген татар эстрадасы һәм шигъриятендә исемнәре яңгырый торган Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов һ.б. иҗат юлларын «БикаФест»та җиңүләрдән башлаган шәхесләр.

Әлеге бәйгедә син дә катнаша аласың!
Үз сәләтеңне күрсәтә ала торган номинацияне сайлап ал:

  • Иң оста автор-башкаручы
  • Иң оста коллектив-башкаручы
  • Татар халык җырын иң оста башкаручы
  • Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы
  • Үз әсәрен яттан иң оста укучы
  • Башка автор әсәрен яттан иң оста укучы

Гаризаңны  26-нчы ноябрьгә кадәр тутыр
Син – сәләтле!

Тулырак мәгълүмат һәм фестивальнең нигезләмәсе – selet.biz сайтында ПРОЕКТЛАР бүлегендә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*