tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада “ Шәҗәрәләр – нәсел агачы” V төбәкара фәнни – гамәли конференциясе
Буада “ Шәҗәрәләр – нәсел агачы” V төбәкара фәнни – гамәли конференциясе

Буада “ Шәҗәрәләр – нәсел агачы” V төбәкара фәнни – гамәли конференциясе

Буада “ Шәҗәрәләр – нәсел агачы” V төбәкара фәнни – гамәли конференциясе
2018 нче елның 15 нче ноябрендә ТР Буа шәһәренең Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” V төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә без дә катнаштык. Ул “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, күренекле шәхесләрнең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен үткәрелде.

Конференциянең Буа муниципаль районы акалемик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә узуы очраклы түгел. Моннан биш ел элек әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,язучы Гөлнур Айзетуллова шәҗәрә төзү һәм аны буыннан буынга тапшыру эшен оештырып җибәрү максатыннан,безнең белән киңәште.”Киңәшле эш таркалмас”-ди халкыбыз.Фәнни-гамәли конференция һәр елны югары дәрәҗәдә оешканлык белән узды.Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әлеге укуларга дөрес юнәлеш бирде,һәр елны конференциядә үзе дә катнашты.

Быелгы конференциядә Татарстан республикасы районнары һәм Россия Федерациясе мәктәпләреннән укучылар катнашу куанычлы. Регионнардан барлыгы 25 эш килгән. Пермь, Пенза, Төмән, Оренбург, Ульяновск, Чиләбе, Самара, Киров, Курган өлкәләре; Казан, Йошкар-Ола, Новосибирск, Чебоксар, Омск, Мәскәү, Саратов шәһәрләре, Башкортстан, Чувашия, Тыва республикаларыннан да эзләнү эшләре булу киләчәктә яшьләребезнең өметле булуын күрсәтә.

122 эш “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” V төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары” җыентыгына тупланган, саллы гына китап килеп чыккан.

Чыгыш ясаучыларның эзләнү эшләрен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр буенча консультанты Л.Т. Сәхбиева; ТР Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре З.Г.Мөбәрәкшин; Казан федераль университеты Л.Н. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының филология фәннәре кандидаты, доцент Э.Х. Кадыйрова, профориентация эшләре үзәгенең җитәкчесе А.М.Иргалина, ТР Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре Э.К.Салахова ,ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы Г.Х. Айзетуллова бәяләде.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашып, без дә үз фикерләребезне “Буа дулкыннары” ТВсенә дә җиткердек, мәктәпнең Р.Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музееның эше белән танышып, киңәш-фикерләребезне култамгалар альбомына да язып калдырдык.

“ Музейларда-халкым ядкарьләре”, “ Нәселемдә – бөек шәхес”, “Халкымның күңел бизәкләре”, “Гаиләмнең кадерле ядкаре”, “Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы”дип алынган эш юнәлешләре тарих белән мавыккан һәр балада кызыксыну уятырлык .

Конференциянең җиңүчеләре Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләренә ия булдылар. Калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Буа шәһәренең Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыларының һәм катнашучыларның күрсәтмә материалларыннан бик уңышлы күргәзмә оештырылган иде. Кунаклар Буа шәһәренең “Гөлҗамал” фольклор ансамбле чыгышын да ошатты.

Үз чиратыбызда фәнни-гамәли укуларның чишмә башы безгә килеп тоташканлыктан,әлеге зур чараны оештыруда зур осталык күрсәткән мәктәп директоры С.Е.Победимскаяга һәм мәктәп коллективына,Г.Х.Айзетулловага Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдык.Киләсе елларда әлеге конференция кысаларын киңәйтүне максат итеп,тәҗрибә уртаклашу үзәге булдыру тәкъдиме белән чыктык.

 

Фәрид Мифтахов,

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*