tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Башкортстанда танылган шагыйрь Мостай Кәримнең 100 еллыгын билгеләп үтәләр
Бүген Башкортстанда танылган шагыйрь Мостай Кәримнең 100 еллыгын билгеләп үтәләр

Бүген Башкортстанда танылган шагыйрь Мостай Кәримнең 100 еллыгын билгеләп үтәләр

Уфа шәһәрендә оештырылучы искә алу чараларында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Шул уңайдан, бүген ул эшлекле сәфәр белән Башкортстанга китте.

Чаралар Мостай Кәримнең һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Ә кич белән Башкортстанның халык шагыйренә багышланаган тантаналы кичә уздырыла.

Белешмә өчен: 

Мостай Кәрим (20 октябрь, 1919 ел, Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы – 21 сентябрь, 2005 ел, Башкортстан, Уфа) – башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1967).

1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш исемле татар авылында крестьян гаиләсендә туа.

1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта мина ярчыгы күкрәгенә тиеп, чак кына йөрәгенә барып җитми.

Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, яңадан фронтка китә. Җиңү көненә кадәр татар телендәге Ватан намусы өчен һәм Совет сугышчысы гәзитләрендә хәбәрче булып эшли. Сугыштан кайткач ижади һәм ижтимагый эшкә бирелә.

1930 елларда ук яза башлый. Беренче шигырьләре татар телендә Чишмә районының “Сталинчы” (хәзерге “Чишмә”) гәҗитендә басыла. 1938 елда «Отряд кузгалды» (башк. телендә) дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» (башк. телендә) дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.

Иң билгеле әсәрләре:
Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» (реж. Ш.Мортазина), «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар, башкорт театрлары сәхнәсендә куела.
Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.
2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*