tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чәкчәк музее»нда ниләр бар?
«Чәкчәк музее»нда ниләр бар?

«Чәкчәк музее»нда ниләр бар?

Чәкчәк татлы ризык кына түгел, ә татар халкының мирасы – милли ризыгы, Татарстанның символы булып тора.

Шәһәребездә Чәкчәк музее ирле-хатынлы Дмитрий Николаевич Полосин һәм Раушания Рафикъ кызы Сөләйманова инициативасы белән төзелә. Аларның сөйләвенә караганда, төрле шәһәрләрдә сәяхәт иткән чакта кулинария яки шоколад музейларында булганнар. Туган якларына әйләнеп кайткач, бу хакта уйланып, үзебезнең милли ризыкларыбыз турында музей төзеп (ясап) була, дигән фикер йөрткәннәр.

Ниһаять, 2014 елның сентябрендә Чәкчәк музее ачыла. 2015 елда мәркәзебезнең Париж Коммунасы урамындагы атаклы сәүдәгәр Вафа Бигаев йортына (ул йорт мәдәни мирас объекты булып санала) ремонт эшләреннән соң күченәләр. Музей бинасы элеккеге фотосурәтләр аша XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы сәүдәгәр йорты буларак торгызыла.

Болгар чоры вакытында легендалар болай дип язган:
– Болгар ханы үзенең бердәнбер улын өйләндерергә уйлаган һәм аларның туй өстәлендә моңарчы беркайда да булмаган сый әзерләргә кушкан:
– ул ризык тиз әзерләнә торган, тәмле, файдасы буенча кунаклар искитәрлек булырга тиеш;
– ул ризык бик туклыклы һәм гаскәриләр аттан төшмичә ашарлык булырга тиеш;
– иң мөһиме – бу ризык Бөек Болгар дәүләтенең символы һәм кунак сыйларында куллана алырлык булыр­га тиеш;
– ул ризыкны олуг мәҗ­лесләрдә куллана алыр­лык һәм ерактан килгән кунак­ларга күчтәнәч итеп җибәрә алырлык булырга тиеш;
– ул ризыкны татып карау­чылар, ерак диңгезләр артындагы Бөек Болгар җиренә кабат килергә чакырып торучы тәм-том булырга тиеш! – дигән.

Музейның беренче катында татар милли ризыклары сатыла. Аларны күчтәнәчкә ерак җирләрдән килгән кунак­лар бик теләп ала. Музейда XIX гасырдагы кием-салымнар, өй җиһазлары, аяк киемнәре, сандыклар, самавыр­лар да бар. Боларны читтән карау гына түгел, ә тотып карау мөмкинлеге дә тудырылган. Шундый романтик рух белән, борынгы җиһазларга утырып, чәкчәк, бал белән чәй эчү үзе ни тора!

Чәкчәкне әзерләү ысулларын гына түгел, ясап та күрсәтәләр, мастер-класслар да оештырганнар. Экскурсиягә килүчеләр бик канәгать калалар, чөнки карап кына түгел, ә ашап-эчеп чыгып китәләр. Елына 45 меңнән артык кеше музейда була икән.
Сәламәт кешегә чәкчәкнең файдасы аның составында натураль бал булуга бәйле. Ул төрле гөмбә авыруларына, бактерияләргә һәм вирусларга каршы торырга ярдәм итә. Умарта балы ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау өчен иң кирәкле дару булып тора. Бал иммунитетны ныгыта, киселгән, пешкән җирләрне дәвалау өчен дә актив кулланыла.
Музей турында язылган күпсанлы кулъязмалар, төрле оешмалар бүләк иткән әйберләр, грамота-дипломнар да җитәрлек. 2018 елда «Туристический сувенир» Бөтенроссия конкурсында Гран-при алганнар.

Музей Татарстан Республикасы шәһәр мэриясенең һәм Татарстан Республикасы Туризм комитетының дипломнары белән бүләкләнгәннәр.
2005 елның августында Казан шәһәренең 1000 еллыгына рекордлы чәкчәк ясалган. Аның авырлыгы – 1000 кг, ә зурлыгы 13,266 м2.

Мәдәният корылмалары, андагы чаралар, музейлар, һәйкәлләр чит ил туристларын һәм Россия Федерациясеннән килгәннәрне дә үзенә җәлеп итә. Кунаклар күбрәк килсен, туган җиребезне – Татарстаныбызны танытыйк!

Нияз Бишбалта, Казан

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*