tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайлылар хисап тотты
Чистайлылар хисап тотты

Чистайлылар хисап тотты

Чистай шәһәренең ” Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге”ндә Бөтендөнья татар конгрессының Чистай районындагы җирле оешмасының хисап-сайлау җыелышы узды. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең Беренче урынбасары Д.Ф. Шакиров, Чистай муниципаль районы Советының Аппарат җитәкчесе Р. Р. Мәзгутов, җирле оешма идарәсе әгъзалары, районның мәгариф, мәдәният идарәсе вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты. Җирле оешма җитәкчесе Госман Әнвәр улы Нәбиуллин еллык эшкә хисап тотты, идарә әгъзалары төрле юнәлештәге эшчәнлекләре буенча чыгыш ясадылар. Җирле оешмага яңа идарә (актив) сайланды. Җитәкче итеп яңадан Г.Ә.Нәбиуллин сайланды.

Утырышка кадәр Д.Ф.Шакиров Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Р. Хәсәнов белән очрашты, үзара хезмәттәшлек, борчыган мәсьәләләрне чишү юллары турында сөйләштек. Аерым Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музеен тиешле дәрәҗәдә торгызу мәсьәләсе күтәрелде. Шулай ук Данис Шакиров Үзәк мәчетнең эшчәнлеге белән таныштым.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*