tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең үрнәк татар авылларына сәяхәт: Урмай, Тукай, Озын Куак, Шыгырдан
Чувашиянең үрнәк татар авылларына сәяхәт: Урмай, Тукай, Озын Куак, Шыгырдан

Чувашиянең үрнәк татар авылларына сәяхәт: Урмай, Тукай, Озын Куак, Шыгырдан

18 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты татар басмалары баш мөхәррирләре өчен Чувашия якларындагы татар авылларына кызыклы пресс-тур оештырды.

Сәяхәтне конгрессның матбугат белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхи җитәкләде. “Татар-информ”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Ялкын” һәм “Сабантуй”, “Сөембикә” журналы, “Дөнья” студиясе җитәкчеләре арасында “Матбугат.ру” вәкиле дә бар иде.

Казан журналистлары төялгән микроавтобусны Урмай авылы башында бәйрәмчә җыр-бию белән каршы алдылар. Каләм ияләре тәкъдим ителгән тәмле ипидән авыз итте.

Каршы алучылар хәтта Илназ Фазуллинны биетә алды. Илназ әфәнде “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире.

Журналистларны Урмай авылы башында каршы алсалар да, экскурсиянең беренче тукталышы – Тукай авылы. Ике авыл арасы 2-3 чакрым гына.

Тукай авылында Мәхәллә йорты бар. Авыл халкы аны 5 ел элек үз көче белән төзегән. Монда мәдрәсә эшли, авылның әбиләре дә шушында очраша, дини мәҗлесләр үткәрү мөмкинлеге дә бар.

Җирле үзидарә, мәктәп, мәчет, мәхәллә – нинди генә оешма булмасын, аның җитәкчеләре монда үзара килешеп, бердәм булып эшли. Әлеге очрашу вакытында да күренде бу.

Авыл халкының бердәм булуының төрле мисаллары китерелде. Әйтик, моннан берничә ел элек авылда берьюлы 3 йорт янган. Авыл халкы өмә ясап бер ай дигәндә бу хуҗалыкларны яңадан эшләп чыккан.

Ак әбиләр. Фотога аларның биштән бере генә сыйгандыр. Очрашуга бик күп әбиләр җыелган иде. Мәхәлләдәгеләр әйтүенчә, әлеге әбиләр бу йортның җаны. Балалар да күп авылда. 2 садик эшли. 318 бала мәктәптә укый.

Мәхәллә йортының хуҗасы Наил хәзрәт кызыклы күп әйбер сөйләде. Әйтик, моннан берничә еллар элек әлеге авылның җирләрен башка кешеләр алырга ниятләгән. Бу безнең бабайлар җире дип авыл халкы аларны саклап кала алган. Күмәк җыелып киңәшләшкәннән соң, юридик яктан әлеге җирләрне мәчет (мәхәллә) исеменә яздыртканнар.

Киләсе тукталыш – Урмай. Чувашиядәге татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов авылы (фотода – уртада). Сүз уңаеннан, Фәрит әфәнде юл чатында гармуннар белән каршы алганнан алып, кул болгап озатып куюга хәтле кунаклар белән булды.

“Көнегез узды инде бүген безнең белән, Фәрит абый” дигәч “Көне түгел, гомере узды инде аның безнең белән” дип өстәде Гөлназ Шәйхи. 1 ноябрь көнне Фәрит Гыйбатдиновка 60 яшь тулачак. Бәйрәм уңаеннан ул Казанның Филармония залында концерт та “оештырма кели”.

Урмайдагы очрашу җыр-моңга бай булды. Татарларның фольклоры, тарихы турында да сөйләшенде. “Татарда барабан булмаган диләр миңа, – дип аптырый Фәрит әфәнде, – Ничек булмасын инде! Дәүләте булган татарның ничек барабаны булмасын?!” Баксаң, әлеге җирләрдә күпер салу белән шөгыльләнгәннәр элек. Һәм субай сукканда ритм биреп торыр өчен барабан кулланганнар.

Таныш булыгыз – Фәрит Гыйбатдиновның “тёщасы”. Туку станогы артында. “Теща турында никадәр мәгънәсез шаярулар бар, берсе дә тормышка туры килми”, – ди кияү.

Фәрит әфәнде әйтүенчә, балалар бу якларда татарча сөйләшә. Әмма киләчәккә өметләр бик якты түгел ди. Чөнки, сизә, интернет-гаджетлар аша балалар бу якларда да рус теленә авыша бара.

Урмайда 3200 дән артык кеше яши. Мең хуҗалык. Өч мәчет бар.

Авыл клубында кечкенә генә музей да бар.

Фәрит Гыйбатдинов журналистларны үзе пешергән плау белән сыйлады. Һәр якта аш-су белән бәйле ниндидер йола-тәртип бар. Чувашия якларында мәҗлестә һәрвакыт башта чәй чыга. Аннары гына салатлар, ашлар.

Киләсе авыл – Озын Куак. Русчасы – Долгий Остров. Монда яшәүче 900 кешенең 90 ны эшмәкәр. Авыл Чебоксар һәм Ульянны тоташтыручы олы юл буенда урнашкан. Беренче йорт – танылган эшмәкәр Рәшит Сәнҗәповныкы.

Монда кунакларны мәктәпкә алып килделәр.

Директор каршы алды.

Мәктәптә укучылар гына түгел, укытучылар да бердәм формадан. Уку йортына килеп керешкә алар стюардессаларны хәтерләтте. Бик күркәм.

Татар теле дәресе бара.

Кул күтәрүче балалар – чуаш милләтеннән. Әмма алар да татарча өйрәнә. Монда 5 тел өйрәнәбез диде укытучы апа: рус, татар, чуаш, инглиз һәм француз телләре. “Алтынчысы – мишәрцә татар теле” дип өстәде Фәрит Гыйбатдинов.

Бу фотога карагыз да, әйтегез, бу кайсы авылда?

Әйе, Шыгырдан. Монда журналистларны чәк-чәк белән каршы алдылар.

Мәктәп балалары биеп тә күрсәтте.

Мәктәпләрдә төп проблема – татар әсбаплары булмау.

Мәктәп музее белән танышу.

Исәнмесез.

Казан журналистлары белән очрашуга Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов та килгән иде (фотода – уңнан өченче). Ул чуаш, мордва һәм татарларның районда дус булып яшәүләре турында сөйләде.

Шыгырдан иң зур татар авылларының берсе. Авыл җирлегендә 6250 кеше яши. 2102 хуҗалык. Шушы авыл кергән Батыр районында меңнән артык эшмәкәр исәпләнә. Шыгырданда гына да 8 мәчет бар. Ике мәктәптә 640 бала укый. Демографик күрсәткечләр артуга бара. Ягъни, ел саен туучылар саны үлүчеләр саныннан зуррак. Ел саен авылда 100 гә якын бала туа. Яшьләр авылдан китми. Яңа йортлар салу өчен шушы арада 500 гә якын яңа җир мәйданчыклары бүлеп бирелгән.

Бурадан салынган мәчет белән танышу.

Һәм шул мәчет янәшәсендәге кунак йорты.

Миндания исемендәге кунак йорты.

Казаннан килгән журналистларны Чувашиядәге татар авыллары белән таныштыруда зур ярдәмен шулай ук Чувашия Диния нәзарәте җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов күрсәтте. Мансур хәзрәт әйтүенчә, бу төбәктә дин әһелләре дин өлкәсе белән генә чикләнеп калмыйча, иҗтимагый тормышта актив катнаша. Мөфтияткә быел 25 ел икән.

Урмай, Тукай, Озын Куак, Шыгырдан, гомумән, Чуашиядәге татар авыллары үзләренең мәһабәт йортлары белән аерылып тора. Күршеләр бер-берсе белән ярышып яши кебек. “Йорт төзисең икән, ул күршенекеннән бер кирпечкә биегрәк булырга тиеш”, диде бер кеше. Әлеге фототезмәдә Шыгырдан белән саубуллашканда автобус тәрәзәсеннән төшереп өлгергән кайбер йортлар.

Данил Сәфәров
matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*