tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы уза
Чүпрәледә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы уза

Чүпрәледә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы уза

Бүген “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы уза. Гүзәл ханымнарны бу юлы – Чүпрәле районы кабул итә. Көне буе Татарстанның төрле районнарыннан, Киров өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Волгоград, Ульяновск, Магнитогорск шәһәрләреннән җыелган 100 гә якын “Ак калфак”лы килен төшү йолаларының үзенчәлекләре белән танышачак. Борын-борынгыдан бу гореф-гадәтләр Чүпрәле районында ныклап сакланган һәм бүгенге көндә дә онытылмый.

Белгәнебезчә, “Ак калфак”лы ларның мондый форматтагы очрашулары шактый еш уза. Быел гына да, актив ханымнар Чиләбедә булып кайтты, аннары өч көнлек күчмә утырышны Арчада уздырды. Инде менә хәзер – Чүпрәле. Алда әле Зәйгә һәм Удмуртиягә бер көнлек сәфәрләр көтелә.

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, ел саен 5-6 шундый күчмә утырыш үткәрелә. Темалары бер ел алдан сайлана, ди ул.

– Һәр төбәк, һәр район “Ак калфак” җитәкчесе белән бергә утырып темаларны тәгаенлибез. Һәрбер җирлекнең үз йолалары, гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре була. Шуларны “чокып” чыгарабыз, – ди Кадрия Идрисова.

Кадрия Идрисова сүзләренчә, күчмә утырышларның әһәмияте бик зур. Чөнки телефон аша гына сөйләшеп, моны болай эшләгез, тегеләй эшләгез дип, эш кушып утыруның файдасы булмый. Урыннарда, җирлекләрдә эшләргә кирәк. Бер-беребезне күрергә-белергә тиешбез. Һәр күчмә утырыштан нигәдер өйрәнеп, кара әле моны бездә дә үткәрергә була бит дип кайту мөһим, ди ул.

Чүпрәле районы чигендә кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк тотып каршы алдылар. Габдулла Рәхимкулов исемендәге Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты “Сөмбелә” ансамбле җырлы-биюле тамаша күрсәтте. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сәламләп, Чүпрәле районында кунакларга бик шат булуларын әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*