tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык йортында китаплар белән алмашып була
Дуслык йортында китаплар белән алмашып була

Дуслык йортында китаплар белән алмашып була

Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында #буккроссинг проекты ачылды. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова «ирекле китапханә»дә үзенең «Язмышлар такыясы» китабын калдырган. Биредә Дуслык йорты директоры Ирек Шәриповның Удмуртиядә милли хәрәкәт турындагы китабы да бар. Китапларны Дуслык йортына килгән кунаклар алып таныша яки, алып килгән китабын калдырып, үзенә алып китә ала.

«Үзара китап алмашу проекты киң таралган, китап сөючеләр яратып кабул иткән проект», диелә бу хәбәрдә.

Дуслык йорты китаплар өчен китап киштәсе дә булдырган. Аны Кайбычтан Рөстәм Галиуллин ясап бүләк иткән.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*