tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әгъзамов укулары” проблемалар күтәрә
“Әгъзамов укулары” проблемалар күтәрә

“Әгъзамов укулары” проблемалар күтәрә

Татарстан Журналистлар берлегендә җомга иртәсе Флорид Әгъзамов исемендәге «Әгъзамов укулары» фәнни-гамәли конференциясеннән башланып китте.

Казан дәүләт университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган әлеге чара 2006 елдан бирле үткәрелеп, бүгенге кнөдә күркәм гадәткә әйләнде. Журналистика юнәлеше буенча укыган студентлары, педагогик состав, республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башка өлкәләрдән килгән кунаклар журналистиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә турыдан-туры бәйле темаларга чыгышлар ясады.

Конференциянең эчтәлегенә килгәндә, аерым игътибар Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары тарихына бирелде.

– Татарстан, аеруча Казан массакүләм мәгълүмат чараларының тарихы әйбәтләп өйрәнелмәгән. Булса да бер-ике китап бардыр. Әйтик, башкорт журналистикасы турында өч томлык эш чыккан. Ә безнең төбәкнең матбугатын үстерүгә олы өлеш керткән шәхесләрнең исем, фамилияләре дә онытылган. Аянычлы күренеш. Әмма бүген без барлык фактларны торгызып, тулы бер җыентык чыгарырга җыенабыз – дип, чаң суга КФУ доценты Айрат Бик-Булатов.

Алга таба сүз журналистиканың бүгенге көндә кичергән үзгәрешләре турында барды. Чыгыш ясаган студентлар һәм укытучыларның күбесе матбугатның цифрлашуы, мәгълүмат таратуның яңа формалары барлыкка килүе һәм мәгълүмати «салкын сугыш» турында искәртеп китте.

Яшен тизлегендә үзгәргән гасырда журналистның лаеклы имиджын саклап калу җиңел эш түгел. «Әгъзамов укуларының» оештыручылары да шушы аспектны истә тотып, татар медиакырының барлыгы турында бөтен дөньяга белдертү өчен зур гамәл эшләде. Конференциядә укылган докладларның барысын да 2020 елгы «Әгъзамов укулары» дип аталган җыентыкта күреп булачак.

Алсу Мансурова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*