tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт драма театры тамашачыга «Аһәң» спектаклен тәкъдим итте
Әлмәт драма театры тамашачыга «Аһәң» спектаклен тәкъдим итте

Әлмәт драма театры тамашачыга «Аһәң» спектаклен тәкъдим итте

Спектакльне сәхнәләштерүдә Казан, Уфа, Туймазы, Бөгелмә, Сибай, Самара, Екатеринбург, Ульян өлкәсеннән режиссерлар, драматурглар, сценаристлар, хореографлар, музыкантлар, шулай ук Константин Райкинның Югары сәнгать мәктәбеннән Павел Руднев, Михаил Дурненков курсы студентлары катнашырга теләк белдергән. Куелыш өчен махсус 30 дан артык хикәя иҗат ителгән.

Нәтиҗәдә 7 режиссер төрле темаларга 12 новелла сайлап алган. Алар Болгар чоры һәм Казан ханлыгы төзелүне, Идел буендагы ачлык елларын һәм репрессияне, хәзерге чордагы этник, лингвистик, мәдәни проблемаларны яктырта.

Спектакль билгеле бер сюжетка корылмаган, әмма бәяннарны яшәү һәм үлем белән бәйле сораулар берләштерә.
Проект “Кече Ватан мәдәнияте” федераль программасы ярдәмендә куелды.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*