tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә “Татарча диктант” үз халкын хөрмәт итүче милләттәшләр очрашуы буларак узды
Әлмәттә “Татарча диктант” үз халкын хөрмәт итүче милләттәшләр очрашуы буларак узды

Әлмәттә “Татарча диктант” үз халкын хөрмәт итүче милләттәшләр очрашуы буларак узды

“Татарча диктант” акциясе Әлмәттә үз халкын хөрмәт итүче, анын үсеше белән кызыксынган милләттәшләр очрашуы буларак узды. Диктант язу калабызның ике мәгариф учреждениесендә, Р.Фәхреддин исемендәге гимназиядә һәм 1 нче лицейда оештырылды.

Акция гимназиянен актлар залында Бөтендонья татар конгрессынын Әлмәт булеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, “Ак калфак”оешмасы житәкчесе Сирина Җиһаншинанын сәламләү сүзләре белән башланды.

Татарча дөрес итеп язу, үз телебез дә аралашу даирәсен киңәйтугә юнәлдерелгән “Татарча диктант “акциясендә язучылар, дин әһеллэре, киң жәмәгатьчелек вәкилләре, укытучылар, ата -аналар, яшьләр – барлыгын 210 кеше катнашты, дип хәбәр итә милләттәшләребез.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*