tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә гармунчылары кабат сәхнәдә
Әтнә гармунчылары кабат сәхнәдә

Әтнә гармунчылары кабат сәхнәдә

Татар моңы

Уятыйк әле халык күңелләрен

Җаннары йоклаганнар уянсын, гармун тавышына кабат яшьлекләрен искә төшерсеннәр, күңелләре ачылып, сафланып китсен…

Фәридә ФИЛАТОВА

Олы Мәңгәр мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан кабат авылның данлыклы гармунчылары бер сәхнәгә җыелды. Тынгысыз мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакированың тырышлыгына исләрең китәрлек. Ничек итсә иткән – Казаннан, Арчадан гармунчы егетләребезне чакырып кайтарган. Ә бит бәйрәм көннәре – егетләрнең дә үз гаиләләре, тормыш иптәшләрен, әниләрен, кызларын котлыйсы бар. Әмма, ни генә дисәләр дә, яшь чактан җанга сеңеп калган татар җыры, милли моңнар барыбер үзенекен итә күрәсең, гармунчы егетләребез арасында шушы концертта катнашу өчен генә дип, бер- ике сәгатькә генә Казаннан ук кайтучылары да бар иде. Дистәдән артык гармунчыны бер сәхнәгә җыю, гомумән, бер авылдан шуның кадәр гармунчы булуы – үзе үк могжизага тиң. Дөньяны килде- китте җырлар баскан, маймыллану-кыланчыклык чиктән ашкан, халыкны агартасы урынга мәдәният йортлары сәхнәсеннән тозсыз- мәгънәсез чыгышларга артык зур игътибар бирелгән бер заманда, урта яшьтәге ир- атлар милли киемнәрдән, кулларына гомер юлдашларына әйләнгән гармуннарын тотып, чыгып бассын әле.

Егетләрнең һәркайсы авыл тамашачысына таныш һәм якын.Күбесе гармунны кулына беренче тапкыр бик бәләкәй , әле мәктәпкә дә кермәгән яшьтә алган. Калганнардан чагыштырмача яшьрәк булган Иске Мәңгәр авылы егете Ленар Исмагиловны гына алыйк. “ Беренче тапкыр кулга гармун алганда миңа биш яшьләр тирәсе булгандыр. Минем гел “гармун” дип сөйләп торуым әтинең җанына тигән күрәсең, авылның каравылчы йортында бик озаклап, “күңел ачып” утырганнан соң, дустының гармунын ук миңа дип күтәреп кайтып киткән. Икенче көнне теге дусты безнең өйгә үзе килде, сөйләштеләр- киңәштеләр дә , гармунны ул миңа бүләк итеп үк калдырды. Соңрак әти миңа баян алып бирде”, – дип искә ала ул. Зөфәр абый Зарипов та абыйларының гармунын мунчага урлап алып төшеп өйрәнә торган булган. Аның өчен күпме кыен эләккәнен дә үзе генә белә. Бу вакытта аңа ун яшьләр тирәсе генә була. Апам – Фагыйлә Җиһаншинаны да авылда гармунчы, җырчы буларак беләләр. Беренче көен – “Умырзая”ны ул күрше Харис Сибгатуллин белән бергәләп өйрәнә. Апама ул вакытта 13 яшьләр тирәсе була. Әнә шундый чор була бу – егетләр генә түгел, кызлар да гармун белән җенләнә. Мәңгәр сәхнәсендә апам белән хатын-кызлардан Алсу Камалетдинова да гармуны белән чыгыш ясый. Аның институттан практикага кайткан чакта, тәнәфесләрдә безнең белән гармунда уйнап, җырлар җырлатканы әле дә истә.

Апам димәктән, алар Зөфәр Зарипов, Айдар Шәйхетдинов белән сыйныфташлар да бит әле. Ә бәйрәм уңаеннан әзерләнгән концертка аларның тагын бер сыйныфташлары – Фәрукъ ? тә катнашып, тамашачыларга үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Гармун дигәндә бар җаннарын бирергә әзер Мәңгәр егетләре – Фәнил Муллагалиев, Рамил Якупов та, өлкән гармунчыбыз – Рәүфҗан Закиров та, иң яше – Мөнир Мәрданов та сәхнә күрке булдылар әлеге концертта. Гөлүзә Сираҗиева, Фагыйлә Шиһапова, Мөнир Мәрданов , Гөлсинә Шакированың чыгышларын яратып кабул итсәләр, Алсу Мәрданова, Диләфрүз Мәрданова белән Раяз Сәләхетдиновның дәртле биюләренә рәхәтләнеп кул чаптылар. Концертның күп өлешендә бары тик гармунга кушылып кына җырлар башкарылуын һәм моңа район мәдәният йорты гармунчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарис Биккининның күп көч кертүе турында әйтеп тә тормыйм.

Гөлсинә Шакированың хыялы – гармунчыларыбыз белән элемтәне киләчәктә дә югалтмау. Быелгы Сабантуена шушы гармунчыларны җыеп, мәйданга чыгару хыялы да юк түгел. Бирсен Ходай! Авыл халкы өчен күптән тансык инде ул моңнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*