tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрид Мифтахов: Эшләребез белән тарихка кереп калсак иде, дип тырышабыз
Фәрид Мифтахов: Эшләребез белән тарихка кереп калсак иде, дип тырышабыз

Фәрид Мифтахов: Эшләребез белән тарихка кереп калсак иде, дип тырышабыз

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге өчен 2018 ел нәрсәләр белән истә калачак? Бер ел дәверендә ниләр эшләнгән, нәрсәләргә ирешелгән һәм алдагы елга алар нинди планнар, өмет-ышанычлар белән керәләр икән? Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Фәиз улы Мифтахов сөйләде.

  • Казан шәһәре – ул бөтен татарлар өчен үзәк дип санала. Шуңа күрә безнең монда җаваплылык та зуррак дип уйлыйм. Бөтен дөнья татарлары кануннар чыкса да, беренче чиратта, безгә карый, бездән җавап көтә. Шуңа күрә безгә эшләве җиңел түгел. Җаваплылык бик зур. Быел без ел да башкарыла торган эшләребезне дәвам иттек, төрле чараларда катнаштык, үзебез дә бер төркем чаралар үткәрдек. Араларында традициягә әверелеп, елдан-ел уздырыла торган проектлар бик күп, яңалары да өстәлде, билгеле, – дип сөйләде Фәрид Мифтахов.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе районнар белән тыгыз элемтәдә тора. Тәтеш районында узган “Әтрәч укулары”, Чүпрәледәге “Мунчали укулары”, Балтачта, Нурлатта, Чистайда һ.б.районнарда үткәрелгән чаралар алар игътибарыннан читтә калмый.

  • Дини, милли, халык бәйрәмнәре, авыл бәйрәмнәре оештырылганда, без Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әгъзаларын, активистларын алып барып, мондый башлангычлар белән таныштырабыз. Мондый чаралар кешеләрдә үз туган ягындагы атаклы кешеләр, истәлекле урыннарга, тарихка кызыксыну уятырга ярдәм итә. Безнең максат бит  – кайттың, катнаштың һәм киттең генә түгел. Без бу районнарның тәҗрибәсен башка районнарга да таратырга тырышабыз,  – ди Фәрид Мифтахов.

Фәрид Мифтахов үзләренең дин әһелләре белән бергә эшләргә тырышуларын ассызыклый. Аның сүзләренчә, милләт һәм дин төшенчәләре бик нык якын тора, дин – ул милләтне сакларга ярдәм итә торган юнәлешләрнең берсе.

30 ноябрь көнне Бөтендөнь татар конгрессы тарафыннан уздырылган «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының Чаллы шәһәрендә узган пленар утырышында Фәрид Мифтахов татар халкының рухи, әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен  Татарстан Президентының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде. “Бу бик зур горурлык, эшләнгән эшләребезгә зур бәя”, -дип билгели Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе.

Әмма Фәрид Мифтахов сүзләренчә, әле эшләнәсе эшләр шактый.

  • Киләсе буынга без башкарганннарны да, безгә кадәр эшләнгәннәрне дә матур итеп калдыру безнең бурычыбыз дип уйлыйм. Без дә эшләнгән эшләребез белән тарихка кереп калсак иде, дип тырышабыз, – ди Фәрид Мифтахов.

Яңа елда Фәрид Мифтахов дөньяларыбызның тыныч булуын, өйләребездә җылылык сүрелмәвен, ризыкларыбызның мул булуын, исәнлек-саулыкта, бер-беребезгә хөрмәттә яшәсәк иде дигән теләкләрен җиткерде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*