tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай иҗатын кабул итү һәм өйрәнү офыклары
Габдулла Тукай иҗатын кабул итү һәм өйрәнү офыклары

Габдулла Тукай иҗатын кабул итү һәм өйрәнү офыклары

Габдулла Тукайның әдәби музеенда «Габдулла Тукай иҗатын кабул итү һәм өйрәнү офыклары» темасына түгәрәк өстәл уздырылачак. Түгәрәк өстәлнең максаты – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүнең үсеш мөмкинлекләрен ачыклау, бөек әдипнең хәзерге мәдәнияттәге һәм киләчәктәге урыны турында фикер алышу.

Түгәрәк өстәл 2019 елда Татарстан Республикасында Туган тел көненә багышланган чаралар планы кысаларында үткәрелә, дип хәбәр иттеләр «Мәгариф» журналына.  Төп оештыручылар — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Габдулла Тукайның әдәби музее.

Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*