tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукайның Казан чоры тормышына кагылышлы китап дөнья күрәчәк
Габдулла Тукайның Казан чоры тормышына кагылышлы китап дөнья күрәчәк

Габдулла Тукайның Казан чоры тормышына кагылышлы китап дөнья күрәчәк

Шагыйрь Габдулла Тукай хакында яңа китап дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татарстан” радиосына Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров хәбәр итте.

Әлеге китапны да институт галимнәре әзерли. Басма Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы хронологиясе юнәлешендә булачак. Шагыйрь туганнан алып, вафатына кадәр кайда булган, кемнәр белән очрашкан, ниләр эшләгән һ.б. мәгълүматлар, тарихи яктан расланып, әлеге китапта басылачак.

Китап өч өлештән торыр дип ниятләнә. Г.Тукайның тууыннан алып, Җаек чорына кадәр булган тормышын беренче басмада укып-белергә мөмкин инде. Алга таба шагыйрьнең Казан чоры тормышына багышланган китаплар бастырылачак.

Илһам Гомәров әйтүенчә, әлеге китаплар сатуга чыкмаячак, алар китапханәләргә, мәктәпләргә, дәүләт учреждениеләренә таратылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*