tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлназ Сәфәрова “Сәләт”не Милли стратегиягә кертергә тәкъдим итте
Гөлназ Сәфәрова “Сәләт”не Милли стратегиягә кертергә тәкъдим итте

Гөлназ Сәфәрова “Сәләт”не Милли стратегиягә кертергә тәкъдим итте

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова “Сәләт” иҗтимагый оешмасын Милли стратегиягә кертергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Сәләт” оешмасы Милли стратегиянең бер өлешен тәшкил итә алыр иде. Чөнки “Сәләт” инде моны исбат итте, аның кагыйдәләре, киләчәктә тормышка ашырылачак эшләр буенча төгәл схемасы бар һәм ул эшли”, – диде ул.

“Монда без бер-беребезне беләбез, ярдәм итәбез. “Сәләт”не мин кечкенә бер дәүләт дип әйтер идем. Ул дәүләт ел саен үсә, зурая гына бара”, – дип сөйләде Гөлназ Сәфәрова.

“Сәләт”тә мохит, бердәмлек, активлык үзгәрешсез кала бирә. Яңалыкларга килгәндә, технологияләр кертелү, тору урыны, мастер-класслар, үсеш урыны гел югарыга бара. Мин аны супер мәйдан дип әйтер идем”, – диде ул.

Алып баручы “Сәләт”тә бала үсү мөмкинлеген ала дип саный. “Ул үзен лидер, җитәкче буларак күрсәтә. Идеяләре белән уртаклашып, аларны тормышка ашыру өчен, бердәм команда булдыра ала. Бу – безнең заманда бик мөһим әйберләрнең берсе”, – диде ул.

Гөлназ Сәфәрова киләчәктә “Сәләт”кә үзенең улын бирәчәген әйтте. “Айданны “Сәләт” мохитенә бик теләп тапшырыр идем, чөнки монда мин күпләрне беләм, миңа барысы да таныш, күңелгә якын. Мин үзем дә “Сәләт”тә үскән кеше”, – диде ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/27/181722/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*