tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәйкәлләргә бергәләшеп тотынсаң, яхшырак саклана
Һәйкәлләргә бергәләшеп тотынсаң, яхшырак саклана

Һәйкәлләргә бергәләшеп тотынсаң, яхшырак саклана

22-23 октябрь көннәрендә Болгар тарихи-археология комплексында Россия, Казахстан һәм Таҗикстан белгечләре катнашында халыкара археология симпозиумы узды. Әлеге чара “Үзәк Азия тикшеренүләр институты” автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты, Таҗикстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Дониш исемендәге Тарих, археология һәм этнография институты тарафыннан онлайн форматта ягъни видеоконференция рәвешендә оештырылды.

– Татарстан җирлегендәге Бөек Болгар гарәп елъязмаларында 1100 ел элек үк телгә алына, – дип башлады сүзен “Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет милли комитеты” (ИКОМОС Россия) вице-президенты Рафаэль Вәлиев.- Казан Кремле 20 ел элек ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертелде. Аннан соң Болгар һәм Успенский соборы шушы дәрәҗәгә лаек булды. ЮНЕСКО исемлегендә тору тарихи корылмаларыбызны дөньяга танытырга ярдәм итә. Узган ел Казан Кирмәненә – 3 миллион, Болгар тарихи-археология комплексына һәм Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегенә 500 меңнән артык кеше килеп, экскурсияләрдә йөрде.

“Үзәк Азия тикшеренүләр институты” башкарма директоры Марат Сафин таныштырганча, симпозиумда Россия, Казахстан һәм Таҗикстан вәкилләре тарихи корылмаларны бергәләшеп саклау фикерен куәтләгән.

– Без үзебезнең тәҗрибә белән Үзәк Азиядәге тарихи корылмаларны саклауда катнашырга әзер икәнлегебезне әйттек, – диде Марат Сафин.

Россия, Казахстан һәм Таҗикстан галим-белгечләре тарихи корылмаларны саклау буенча уртак проектлар кабул итеп, аларны гамәлгә ашырырга килешенгәннәр.

Дамир Бәдриев
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*