tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур ТВ”да яңа иҗади телепроектлар башлана
“Хозур ТВ”да яңа иҗади телепроектлар башлана

“Хозур ТВ”да яңа иҗади телепроектлар башлана

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телеканалы эфирга яңа телепроектлар әзерли. Аерым игътибар татар телле контент әзерләүгә юнәлдерелә. Шул рәвешле, якын арада “Хозур ТВ”ны караучылар татар телендә 10 яңа тапшыру күрә алачак: “Мөслимә”, “Балам-багалмам”, “Мең дә бер хәзинә”, “Әкиятләр иле”, “Сабыйлар”, “Гаилә дәресләре”, “Бәрәкәт”, “Шифа”,  “Тәмле булсын!”, “Хәерле сәгатьтә”.

Рус телле тамашачылар өчен исә телеканал эфирында 5 яңа тапшыру чыгачак. Алар арасында реалити шоу стилендәге “Дорога к себе” тапшыруын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге тапшыру балаларга һәм әти-әниләргә багышлана. Тапшыруны алып баручы – аспектлы типологиягә нигез салучы. Бу – кешенең тышкы дөньядагы мәгълүматны ничек кабул итүе турындагы фән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*